Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өзгәләнмәгән минутым юк...

Бала үлеме бигрәк аянычлы, аеруча аның әти-әнисенә. Мөслим егете Алмаз Гыйльфановның безнең арада булмавына ике айдан артык вакыт узды. Ләкин әти-әнисе өчен ул һаман исән, менә-менә кайтып керер кебек...

Бала үлеме бигрәк аянычлы, аеруча аның әти-әнисенә. Мөслим егете Алмаз Гыйльфановның безнең арада булмавына ике айдан артык вакыт узды. Ләкин әти-әнисе өчен ул һаман исән, менә-менә кайтып керер кебек...

“Соңгы тапкыр 
күрүем булган” 
– Корбан гаете бәйрәме саен бу яра яңарыр гына инде. Ул көнне бергәләп төшке ашны ашадык. Улымны урамга иптәш малае чакырып алды. Соңгы тапкыр күзгә-күз карашып утыруыбыз икәнен белгән булсам, беркая да чыгармаган булыр идем үзен. Урамга чыгып йөгергәч, мин дә артыннан чыктым. Иптәш малае белән рюкзагына нәрсәдер салалар иде. “Ни яшерәсез анда?” – дидем. “Музыка тыңларга бомбастер, менә!” – дип алып күрсәтте улым. Соңгы арада җил урынына чабып, йөгереп йөрде балакаем. Бөтен нәрсәгә җитешергә, бөтен нәрсәне эшләп калырга ашыккандыр инде, күрәсең, – ди әнисе Лилия ханым. 
“Мәскәүгә барасы 
иде ул...” 
– Алмаз өчен бөтен кеше дә әйбәт иде. Кешедәге мәкерлекне, икейөзлелекне беркайчан күрә белмәде. Дусларын яклап, әнисе белән сүзгә дә килә иде хәтта. Кешедә начар сыйфатлар була алмый дигән фикердә иде. Мәскәүгә кунакка барырга әзерләнеп йөрде. 19 августта бертуган абыем белән поездга утырып китәргә тиеш иде. Алдагы көндә Яр Чаллыдан кайтканда Мөслим-Табын юлында авариягә очрадык. Машина ремонтлатып йөреп, шактый вакыт узып китте. Шулай итеп, Мәскәүгә планлаштырылган сәяхәт кичектерелде. Тәкъдиргә шулай язылган булгандыр инде. Авариягә очрамаган булсак, бәлки, Мәскәүгә дә уйлаган вакытта киткән булыр идек. Хәзер инде “шулай булса” дип гоманларга гына калды. Терәгем, картлыкта таянычым булыр дип үстергән баламның салкын җир куенында ятуына өзгәләнмәгән минутым юк, – ди әтисе Альберт. 
“Кешедә кунганы 
булмады” 
Унтугыз яшьлек Алмазның дуслары арасында унөч яшьлекләр дә, унбиш яшьлек үсмерләр дә булган. Яшь аермасына карап тормыйча, һәркемне якын иткән ул. Һөнәр көллиятендә белем алган малайлар да Гыйльфановлар йортында еш кунак булган. 
– Тәрбиягә алып үстерелгән балаларны нык жәлли иде Алмаз. Бездә кунып та кала иде алар. “Әни, караңгы төште, дустым бездә генә калсын әле” яисә “Әни, бу вакытта авылларга машина юк бит, бездә генә куна инде иптәшем” дип, каршы сүз әйтерлек урын калдырмый иде. Ләкин унтугыз яшенә җитеп, үзенең бер генә тапкыр да кешедә кунганы булмады. Ул көнне кайтмагач, мин аптырап калдым. Алмазның характерында түгел бит бу! Кичке аш вакыты да узып китте, тугыз да тулды. Һаман юк! Үз-үземә урын таба алмый кер үтүкли башладым, әрле-бирле йөреп торам. Тотам да телефонны карыйм. “Абонентны алырга мөмкин түгел” дигән тавышны йөз мәртәбә ишетсәм дә, бертуктаусыз телефонына шалтыратам... Менә кайтыр, менә ишектән килеп керер дип көтәм. Урамны әйләнеп кергәч, хәлем бетеп, эскәмиягә барып утырдым. Төнге берләр тулгач, тәмам алҗап йокыга киттем. Төштә Алмазны кызыл җәймә белән ябылган дип күрдем дә, куркып, уянып киттем. Шулвакыт йөрәгемнән нәрсәдер өзелеп киткәндәй булды, – ди Лилия. – Иртән әтисе дусты Рамилнең өенә китте. Алмазның дусларында кунып калмавын белгәч, баштан “Нәрсәдер булган” дигән шомлы уй йөгереп узды... 
Күрәзәче сүзе 
рас килде 
21 август көнне “Кояшлы Ык” ял паркында узган Корбан бәйрәмендә Алмазны күрүчеләр аз булмаган. Районда урнаштырылган видеокүзәтү камералары ярдәмендә Алмазның Г. Тукай исемендәге урта мәктәп ишегалдында дуслары белән сөйләшеп утыруын, аннары Банк, Пушкин, Кооператив урамнары буйлап барганын ачыклаганнар. Ык буена борылган тыкрыкта гына Алмаз күздән югала. Шунысы кызганыч: “Кояшлы Ык” ял паркында бер генә күзәтү камерасы да елгага карап тормый. Киресенчә булса, бәлки, егетнең гәүдәсен иртәрәк тә тапкан булырлар иде! Волонтерлар, район халкы, Алмазның туганнары су буен астын-өскә китереп актарып чыксалар да, ул табылмады. Улы икенче көнне дә кайтмагач, әни кешенең дә өмете өзелә башлый. Алар күрәзәчегә баралар. Багучының: “Нигә кичә үк ныклап эзләмәдегез?! Аягы чорналган, су буеннан эзләгез. Йөрәкләре типкән кешеләр арасында юк бу бала...” дигән сүзләреннән соң, такси яллап, тагын Ык буена китәләр. 
“Курыктык!” дигәннәр... 
– Алмазның батып үлгәненә бер дә ышанасым килми. Нинди тирән Бахшай күлен аркылыга-буйга йөзгән улымның үле гәүдәсен ярдан 15 метр эчтә, ике метр тирәнлектән табып алдылар. Үзе дә ике метрга якын буй белән шушы тирәнлектә генә батар иде мени ул?! Спорт белән ныклап шөгыльләнде. Волейбол, баскетбол, хоккей уйнады. Ниндидер чире дә булган икән дип сөйләгәннәрне ишеттерделәр. Кечкенә вакытта бик каты авырса да, үсә төшкәч сәламәтлегеннән бер дә зарланмады. Сәламәт тәнле, сәламәт акыллы иде Алмазым. Кайбер кешеләрнең битарафлыгына гына җан әрни. Су буенда ирем Алмаз белән булган малайлардан: “Күрмәдегезме? Бергә булмадыгызмы? Берәр нәрсә белсәгез, зинһар, шалтыратыгыз!” – дип, телефон номерын биреп калдырган. Алмаз белән дус булып йөргән, аны соңгы минутларда күргән малайлар бер нәрсә дә белмәүләрен әйткәннәр. Нәкъ шушы малайларның Алмазымның киемнәрен, рюкзагын, велосипедын яшереп куюлары билгеле булгач, акылдан шашар дәрәҗәгә җиттем! Без Алмазны өч көн буе эзләгәндә, алар безнең янәшәдә генә йөрделәр. Безнең ничек ут йотканны, борчылганны күреп, ничек шулай, бер нәрсә дә белмәмешкә салышып, битараф калырга була?! Аңламыйм! Әлеге егетләрдән сораштыра башлагач, бутала, төрле сүзләр сөйли башладылар. Ахырдан нигә хәбәр итмәүләрен “Курыктык” дигән бер сүз белән аңлаттылар. Ул көнне бит Корбан гаете иде, су буе тулы халык! Вакытында хәбәр итсәләр, ярдәм күрсәтелсә, улым исән дә булыр иде! – ди Лилия Гыйльфанова. 
Дуслары барысын да белгән булган, әти-әнисенең, туганнарының ничә көн дәвамында өзгәләнүләренә алар төкереп тә бирмәгән. Чын дуслык болай була алмый! Алмазның әнисе беркемгә дә ачу сакламавын әйтте. “Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр”, – дип, үз-үзен юатса да, күңеле тулы сагыш һәм моң аның... 
Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, Алмазның үпкәсендә бер тамчы да су табылмаган, су йотмаган. Йөрәге туктап үлгән диелгән белешмә кәгазендә. Көтмәгәндә нәрсә куркыткан, нәрсәдән каударлангандыр... Моны сер итеп Алмаз үзе белән алып китте. Якыннарына Ходай сабырлык бирсен!.. 

Лилия Шәймиева. 

Фото – Гыйльфановларның 
гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев