Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озайтылды

Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча тәртибе 2021нче елның 1 октябренә кадәр озайтылды.

Гадиләштерелгән тәртип элек билгеләнгән инвалидлыкны автомат рәвештә алты айга озатуны күздә тота. Әлеге тәртип шулай ук инвалидлыкны беренче тапкыр билгеләүне медицина-социаль экспертизасы бюросына шәхсән мөрәҗәгать итмичә билгеләргә мөмкинлек бирә. Карар соңгы елда тикшерү үтү нәтиҗәләре буенча кешенең үзенең катнашыннан башка кабул ителә. Барлык кирәкле документлар инстанцияләргә электрон ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша керә. – Инвалидлыкны беренче тапкыр билгеләгәндә МСЭдан документларны алгач, безнең белгечләр гражданин белән элемтәгә керә һәм пенсия билгеләүгә һәм китерүгә гаризаны Россия Пенсия фонды сайтындагы һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыру мөмкинлеге хакында әйтә. Гражданинның гаризаны бу юл белән җибәрү мөмкинлеге булмаса, инвалидлык буенча пенсия билгеләүгә ризалыгын ул безгә телефон аша да әйтә ала, – дип аңлатты Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. Билгеләнгән пенсия һәм ЕДВ турындагы белдерү кәгазе гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Шул ук вакытта әлеге мәгълүмат белән инвалидларның федераль реестры сайтындагы шәхси кабинетта танышырга мөмкин. Инвалидлыкны билгеләүнең вакытлыча тәртибе уңышсыз эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә 2020нче елның 9 апреленнән 1 октябренә кадәр билгеләнгән иде, аннан соң ике тапкыр – агымдагы елның 1 мартына һәм 1 октябренә кадәр озайтылды, диләр пенсия бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев