Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Өйдә көтәр кешең булсын!"

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә шоферлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Автомобиль транспортының мөһим роль уйнавы бәхәссез. Икътисадның барлык өлкәләре, социаль тармакның ышанычлы, бер агымга юнәлтелгән эшен билгели ул. Шоферлар көн дәвамында юлда.

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә шоферлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Автомобиль транспортының мөһим роль уйнавы бәхәссез. Икътисадның барлык өлкәләре, социаль тармакның ышанычлы, бер агымга юнәлтелгән эшен билгели ул. Шоферлар көн дәвамында юлда. Иртәдән кичкә кадәр руль артында арытса да, күзләрне йокы басса да, шоферлар, юллардагы иминлекнең беренче чиратта нәкъ менә алардан торуын аңлап, уяу һәм сак йөрергә тырыша.

– Гомерем юлда үтте дисәм дә, ялгыш булмас. Шофер өчен бәйрәм, ял көннәре дигән төшенчә юк. Иртән чыгып китәсең, төнлә кайтып керәсең. Балалар үскәнне дә күрми каласың. Эшкә чыгып киткәндә, сабыйлар әле уянмаган, эштән кайтканда кабат йокыга киткән була. Ләкин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм, – ди Әбүзәр абый. 
Әбүзәр Нәгыймов – “Исламов” хуҗалыгында да, “Агромастер” җитештерү компаниясендә дә алыштыргысыз кадр. Язгылыкта орлык, ашлама ташу, чәчү кампаниясен үткәрү, көзен җыеп алынган уңышны урнаштыру, компания җитештергән агрегатларны Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләренә илтү – барысына да өлгерә ул. 
– Бездәге шоферларның барысы да – үз эшләренең осталары. Алар арасында Әбүзәр абый яхшы остаз булуы, төгәллеге, техникага сак каравы белән аерылып тора. Юлда техникаң чыгымчыламасын дисәң, тимер атыңа Әбүзәр абый кебек карарга кирәк. Аның “Юлда калдым“, “машинам ватылды”, “эшкә соңрак киләм” дигәнен ишеткәнебез юк. Иң пунктуаль эшчеләрнең берсе, – ди компаниянең директор урынбасары Фәрхад Шәмсиев. 
Әбүзәр абый белән тормыш иптәше Вәсимә апа белән ике бала үстергәннәр. Уллары Рөстәм да әтисе юлын сайлаган: “КамАЗ” машинасын иярли. 
– Әбүзәр – минем бәхетемә туган кеше. 36 ел яшәп, авыр сүз әйткәнен дә, тавыш күтәреп эндәшкәнен дә хәтерләмим. Балалар, оныклар өчен дә өзелеп тора. Әбүзәр гел юлда булгач, борчылдыра да. Исән-имин генә йөрсен берүк, – ди тормыш иптәше Вәсимә апа. 
Әбүзәр абый узган чакрымнарны бергә кушсаң, җир шарын да әйләнеп чыгып булыр иде. 
– Өйдә сине көтеп торыр кешең, гаиләң, балаларың булганда, чакрымнарны үтү авыр түгел. Иң мөһиме – шоферлар юлларда бер-берсенә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булсын иде. Трассалардагы иминлек һава шартларына карап тизлекне дөрес сайлауга, юлдагы кагыйдәләрне төгәл үтәүгә дә бәйле, – ди Әбүзәр абый. 

Лилия Шәймиева. 
Әлфинур Ногманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев