Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Отыш уеннары

“И мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр, отыш уеннары, сыннарга табыну һәм ырым-багучылык эшләре – шайтан гамәлләреннән булган нәҗес эшләрдер.

Алардан ерак булыгыз, шаять котылырсыз. Хәмер эчертү һәм отыш уеннары уйнату белән шайтан арагызга дошманлыкны һәм ачуны салырга, сезне Аллаһының зекереннән һәм намаз укудан тыярга тели. Шулай булгач, ул шайтан гамәле булган нәҗесләрдән тыеласызмы инде, юкмы?” – ди Аллаһы Тәгалә Мәйдә сүрәсенең 90,91нче аятьләрендә.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә кайсы урында кешеләрне исерткеч эчемлекләр эчүдән тыйган булса, шуның артыннан ук отыш уеннарының да шайтан шөгыле икәнлеге хакында әйтеп үтә. Чөнки шайтан шул ике нәрсә белән кешелек дөньясын адаштырып, саташтырып Аллаһының зекереннән тыерга тели.
Отыш уеннарын кешеләр, үзара сөйләшеп, бер-берсенең малын урлашу, дисәк тә була. Моннан тыш, ул кешене башка күп төрле бәлаләргә алып килә. Отыш уеннары уенчылар арасында дошманлык, ачу тудыра; отылучы тарафны бөлгенлеккә төшерә, нәтиҗәдә күпме гаиләләрне авыр хәлгә төшерә; кешене Аллаһы Тәгаләнең зекереннән тыя, чөнки бу кеше үзенең бөтен вакытын, бөтен фикерен шул отыш уеннарына багышлый: ничек итеп отарга да, ничек итеп оттырмаска? Отыш уеннары кешене кәсептән калдыра, чөнки күп мал откан кешенең кәсепкә хаҗәте калмый, ә үз малын оттырган кешенең хәзер кәсептә кайгысы юк, хәзер аның бөтен уе кайдан һәм ничек итеп җиңел юл белән мал табуда. Отыш уеннарының кешелек дөньясын җимерә торган яманнары шулкадәр күп ки, аларны санап бетерерлек тә түгел. Юкка гына шайтан аны адәм балаларына каршы үзенә корал итеп алмаган. Хәзер телевизордан отыш уеннарының нинди генә төрләре алып барылмый. Кешеләр инде ул уеннарга гадәтләнеп, өйрәнеп беттеләр, аларның отыш уеннары булуы хакында уйлап та карамыйлар. Шунысы куркыныч ки, аны карап торучылар да шул уенны уйнаучылар исәбенә керәләр.
«101 киңәш» газетасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев