Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәмә белемгә өстән карамыйк

Район мәктәпләрендә 2 меңнән артык бала белем ала. Шуларның 82 проценты өстәмә белем алу өчен төрле түгәрәкләрдә, берләшмәләрдә шөгыльләнә.

Түгәрәкләргә йөреп, балалар белемнәрен ныгыта, кул эшләренә өйрәнә, дөньяны танып белү буенча гыйлемен арттыра. Район буенча 402 бала – ике, 61 бала өч түгәрәккә йөри. Бер генә түгәрәккә йөрүчеләр бар. 285 бала түгәрәкләргә бөтенләй йөрми. Әлеге саннар район башлыгы катнашында узган киңәшмәдә яңгырады.
Балалар сәнгать мәктәбендә җиде бүлектә 372 бала шөгыльләнә. Спорт мәктәбенә 474 бала йөри. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә җиде юнәлештә 259 бала шөгыльләнә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова түгәрәкләрнең балаларны күпләп җыя алмавына һәм укучыларның даими шөгыльләнмәвенә борчыла. 
Алда телгә алынган өстәмә белем бирү учреждениеләреннән тыш мәдәният бүлегендә – махсус берләшмәләр, мәктәпләрдә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән түгәрәкләр эшли. Кыскача әйткәндә, сайлап алу мөмкинлеге зур. Шуңа кайсы да булса юнәлештә балаларның аз булуына гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, бәлки. Икенче яктан, бала үзе өчен кызыклы өлкәне сайлый. Кемдер спортка гашыйк, кайберәүләр сәнгатьне үз итә. Фән юлыннан китүче балалар да аз түгел.
Өстәмә белем алу балалардан гына түгел, әти-әниләрдән дә тора. Чөнки кечкенә балаларны уку йортына илтеп куярга, барып алырга кирәк. Һәр әти-әнинең дә моңа мөмкинлеге, вакыты булмаска мөмкин. Кайбер балалар, өстәмә шөгыльләнергә теләсә дә, түгәрәкләрнең эш сәгате бер вакытка туры килү сәбәпле, икенче юнәлештән баш тартырга мәҗбүр. Авыллардан йөреп укучы балаларга түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен вакыт та җитмидер.
Ә дәресләрдән тыш, өстәмә шөгыльләнүче балаларның нәтиҗәләре куанырлык. Спортта, сәнгать өлкәсендә егет-кызлар җиңүләре белән сөендерә. Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров китергән мисаллардан күренгәнчә, спорт мәктәбендә 2010 ел белән чагыштырганда спорт төрләре арткан (2010 елда – биш, 2020 елда – унбер юнәлеш). Җиңүләр саны да арта. “Спортның кайсы төрен алсак та, республикада гына түгел, Россиякүләм, хәтта дөнья беренчелегеннән призлы урыннар белән кайткан егет-кызлар бар”, – ди Илшат Яббаров.
Марина Бәдретдинова өстәмә белем алуга күбрәк баланы җәлеп итәргә чакыра. Ул кайбер мәгариф хезмәткәрләренең моңа өстәмә эш итеп кенә каравына борчылуын белдерде һәм мәгариф хезмәткәрләрен, шулай ук төрле ведомстволарны кулга-кул тотынып эшләргә чакырды. Бу очракта баланың түгәрәкләргә ничек йөрүен күзәтеп булачак.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев