Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәмә белем файдалы

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Әти-әниләр балаларына яңа киемнәр, рюкзак, мәктәп кирәк-яраклары алу белән мәшгуль. Шул ук вакытта күпләр баласының дәресләрдән соң буш вакытын ничек үткәрәчәге турында уйланадыр.

– Өстәмә белем бирүче “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узган уку елында инженерлык лабораториясе, “Робототехника”, “Техник модельләштерү”, “HandMade” (кул эшләре), “Блогер 2.0”, “КвизКлуб”, “Иҗади студия”, “English Club” түгәрәкләре эшләде. Берләшмәләрдә шөгыльләнүче 259 бала, район, зона конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулады. Республикакүләм бәйгеләрдә 17 призлы урын алдык. Киләсе уку елында да берләшмәләр эшчәнлеге үзгәрми. “Робототехника” берләшмәсенең кабинеты башлангыч һәм база җыелмалары белән тулысынча җиһазланды. Укучылар биредә гади конструкцияләрдән башлап, командаларны пульт ярдәмендә үтәүче “акыллы” роботларга кадәр җыялар, катлаулы EV3 ресурс җыелмасы белән эшлиләр, – ди үзәк җитәкчесе Аяз Бәдретдинов.
“Иҗади студия” берләшмәсе конструкторлык, образлы һәм пространстволы фикерләүне төрле юнәлешләрдә үстерергә тәкъдим итә. Әлеге түгәрәккә йөрүче балалар пластилин, сәйлән белән эшлиләр, кәгазь пластикасы, курчаклар ясау белән шөгыльләнәләр. Берләшмә 7-14 яштәге укучылар өчен оештырылган. “Инженерлык лабораториясе”н яратмаган бала юктыр. Биредә фрезер станогында агачтан төрле модельләр, брелоклар, әзер материалга истәлек язулары төшереп була, 3D принтерда махсус пластиктан сувенирлар, макетлар ясарга мөмкин. Лазер станогы балаларда аеруча кызыксыну уята. Анда фанерадан, органик пыяладан төрле макетлар, көнкүреш җиһазлары, күп төрле модельләр ясап була. Берләшмә урта яшьтәге мәктәп укучыларына исәпләнгән.
– “Башлангыч техник модельләштерү” берләшмәсен кече яшьтәге мәктәп укучылары аеруча үз итә. Балалар биредә самолет, көймә, ракета, машина һәм башка төр техника макетларын ясый. Дәресләрдә укучылар төрле материаллар – кәгазь, пластилин, картон, фоамиран белән эшли. Эш барышында ябыштыру, кисү, бөкләү кебек функцияләр башкаруга зур игьтибар бирелә. Ә бу, үз чиратында, моториканы үстерергә ярдәм итә, – ди Аяз Бәдретдинов. – Яңа уку елыннан “КвизKids” берләшмәсе дә эшли башлый. Ул 7-12 яшьлек балаларга исәпләнгән. Берләшмәдә балалар гади уеннар аша күзаллау сәләтен үстерәчәк, үз уеннарын уйлап чыгару буенча эшләячәк.
Тормышта уңышка ирешәм дисәң, чит телләрдә дә иркен сөйләшә алу мөһим. Күп әти-әниләр балаларына кечкенәдән үк чит телләр өйрәтергә тырыша. “Офык” үзәгендә инглиз телен өйрәнү буенча “English Club” берләшмәсе белән дә әти-әниләр нык кызыксына. Берләшмәгә нигездә башлангыч класс укучылары йөри. 
Югары технологияләр заманында яшибез. Бүген хатын-кызларның бик сирәге генә тегә, бәйли яки чигәдер, мөгаен. Кыз балаларның күбесе энә тота белми. Уйлап карасаң, замана баласына киләчәктә гади генә тоелган сәдәф тагу да зур проблемага әйләнергә мөмкин. Шуны истә тотып, “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге кызларга тегү, чигү, бәйләү кебек һөнәрләрне хәзерге заман технологияләренә нигезләнеп өйрәтергә тырыша. Берләшмәдә балалар төрле чигү алымнарына, тасмалап чигү серләренә, энә, ыргак белән бәйләү, кул hәм машина белән тегү техникасына өйрәнә. Берләшмәгә 9-14 яшьлек балалар кабул ителә. 
Яңа уку елыннан “Яшь фермер” түгәрәге дә эшли башлаячак. Әлеге түгәрәктә балалар авыл хужалыгы тармаклары, авыл хуҗалыгы техникасы белән танышачак. Берләшмәгә йөрүчеләрне авыл хужалыгы продукциясен саклау һәм куллануга, авыл хужалыгы комплексларында эшләргә өйрәтергә планлаштыралар. 
Киләсе уку елыннан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән һәр өстәмә белем бирү учреждениесе навигатор порталына тоташтырыла. Портал ярдәмендә әти-әниләр дәүләт һәм шәхси өстәмә белем бирү оешмалары турында мәгълүмат ала алалар. Порталда баланың яше, шәхси мәнфәгатьләре, әзерлек дәрәҗәсе, сәламәтлек үзенчәлекләре һ.б. буенча фильтр каралган. Система баланың нинди программа буенча шөгыльләнәчәген ата-аналарга баладан башка хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шунда ук берләшмәләр турында мәгълүмат та тупланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев