Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оста куллы Рәзинә

Теләк булса, бар нәрсәгә дә өлгереп була икән! Тугаш авылыннан Кашаповлар гаиләсе – шуның ачык мисалы.

Ходай Тәгалә Рәзинә һәм Рифкать Кашаповларга зур сынау биргәндә, бу гаиләнең барлык авырлыкларны җиңеп чыгасына ышангандыр. Дүртенче балалары ике айлык вакытта гаилә башлыгы трактор астында кала. Гәүдәсен изеп чыккан техника руле артында – 14 яшьлек үсмер. Аннан ни аласың?!

– КамАЗ белән батып калгач, ярдәмгә дип тракторчыны дәштек. Ә ул үзе урынына улын утырткан. Техниканы көтеп ятканда, трактор килеп тә җитте, өстән изеп тә үтте.  Янымда бер үсмер малай да бар иде, аны бар көчемә юл читенә болгап аттым. Бүген зур егет инде ул. Шул вакытта бәладән йолкып калуыма рәхмәтле булып яши, – дип искә ала Рифкать абый.

Рәзинә апа тормыш иптәшен 25 көн хастаханәдә саклый. Кулында – ике айлык сабые.  Хәләленең  исән  каласына бөтен барлыгы белән ышана  ул.  Хактан  да,  табибларны аптырашта калдырып, җир йөзендә могҗиза булуын да исбатлап, ире аягына баса. Фаҗигадән соң гаилә Саклаубаш авылыннан Тугашка күченеп кайта. Рәзинә апа ныклап  кул  эшенә  тотына. Бәйли, чигә, тегә... Аларның өйләрендәге келәмнәр дә үзенчәлекле.  Иң  беренче келәмен  уңган  хуҗабикә  моннан  нәкъ 30  ел  элек  “тукыган” булган.

– Сарман районының Кәүҗияк авылында шәфкать туташы булып эшләгәндә халыкның  ныклап келәм  тукыганын күреп, үзем дә шушы эшкә алындым. Әнием Гөлҗәүһәр гомер буе кешеләргә күлмәкләр текте, бизәкләп фуфайкалар сыра иде. Пәлтә урынына мәктәпкә гел шул фуфайканы киеп йөрдем. Балалар бәләкәй чакта сарык йоныннан оекбашлар, кофта-камзуллар, башмаклар бәйләдем. Соңгы  вакытта  бәйләүне ташладым әле. Келәмнәргә өстенлек бирәм. Менә монысын тизрәк төгәллисем килә. Мәрхүм энекәшем ясап калдырган иде рәсемен. Пар аккошлар янәшәсендә чәчәкләр дә күп булачак. Бик вак эш инде бу. Көнгә бер чәчәк кенә чигәргә була, – ди Рәзинә апа.

Рифкать абый  хәләленең келәм  эшләвен  карап  торырга ярата. Рәзинә апага келәм туку өчен  энәләрне  ясап,  үткенләп бирә. Гомер буе сәгатьләр ремонтлаган ир-егет һәрьяклап оста.  Аучы  да,  төзүче  дә,  газчы да ул. “Рифкатем – алтын куллы. Өйдәге, каралты-курадагы эшләргә бер вакытта да кеше чакырганы юк”, – ди Рәзинә апа.

Келәм тукудан тыш, Рәзинә апа сәйлән һәм мозаика белән  картиналар да  чигә.  Нөсхәләрне  заказ белән интернет аша кайтарта.  Кашаповларның  өч  кызы да  бәйләү,  тегү  осталары.  Менә генә  башларына  идея  килә, менә генә берсеннән-берсе матур  кием-салып  иҗат итеп куялар.

Аларның йортында гына түгел, ихата һәм бакчаларында да пөхтәлек күзгә ташлана. Агач-куакларның нинди генә төрләре юк! Алманың ун төрдән артык сорты, груша, абрикос, персик, әстерхан чикләвеге, зелпе, слива, чия, кизил, безнең якларда сирәк очрый торган тагын әллә никадәр җимеш агачлары... Җитмешкә якын төрдә чәчәк үсә  бакчаларында.  Тәрәзә төпләрендәге орхидеялар  да шау чәчәктә утыра. Чәчәкләр патшалыгында яшәүче Кашаповларга  сокланып  кайттык.

Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев