Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оста биатлончылар – Исәнсеф җирлегендә

7 февраль көнне Мөслимдәге “Кояшлы Ык” ял зонасында авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада уеннарына старт бирелде.

Спортны яратканнар кышкы спартакиада уеннарын көтеп ала. Аның кысаларында оештырылган уеннарда һәркемнең беренче буласы килә. 
– Пандемиягә бәйле быелгы спартакиадада дүрт уен төре дә ачык һавада узачак. Уеннар 6 февраль көнне биатлон ярышлары белән башланырга тиеш иде. Ләкин һава торышы комачаулады. Бүген командаларга уңышлар телибез! – диде район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. 
Спартакиаданың 7 февральдә старт алуы юкка түгелдер. Узган якшәмбедә Бөтенроссия кышкы спорт уеннары көне дә билгеләп үтелде. Бу датаның 2015 елның февралендә Сочида узган XXII кышкы Олимпия уеннарына бәйле булуы мәгълүм. Бу көнне авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында узган биатлон ярышларына шактый күп кеше килгән иде. 
– Спорт белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Чаңгы шуарга яратмаган ир-ат юктыр ул. Чаңгы юлларында сулыш алу җиңеләя, тәннәр языла. Спорт минем өчен яшәү рәвеше дә. Спорт белән шөгыльләнү өчен ел фасылының һәркайсы кулай. Бүген дә биатлонга дип әзерләнеп килдем. Спорт ярышларында ел да катнашам, – ди Яңа Усы авыл җирлегеннән Денис Григорьев. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча Исәнсеф авыл җирлеге командасы беренче урынны яулады. Икенче урында – Түбән Табын авыл җирлеге. Метрәй авыл җирлеге өченче урынга лаек булды. 
– Спартакиада, елдагыча, командабызның көчен, бердәмлеген күрсәтте. Лаеклы өченче урын алуыбыз белән горурланабыз. Монда җанатарларның да өлеше зур. Ярышка килүчеләр кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән дә сыйлана алды. Мондый чараларда сату нокталары булдыру бик отышлы, – ди Рузәл Минһаҗев. 
Әмма көне спортчылар өчен уңай булмады. Шимбә көнне һава торышына бәйле оешмалар арасында биатлон ярышларының кичектерелүен командалар бик хуплап кабул итмәгән иде. Ә якшәмбе иртәсендә “китереп бәргән” -23 – -25 градус салкынга бураны, җиле дә өстәлде. Спортчылар кулларын җылыта алмый “аһ” итте. Ләкиң җиңүгә омтылыш көчлерәк булды. Туңудан хәтта куллары өшегән Түбән Табын чаңгычыларының икенче урынны яулавы – спортчыларның үҗәтлегенә зур бәя. 
– Гадәттәгечә, ярышларны башлар алдыннан, уенны ачып, сәламләүчеләр дә, бәйгене алып баручылар да уенда катнашу җиңүгә караганда мөһимрәк дип әйтәләр. Ләкин һәр спортчының күңелендә яшерен теләк – җиңү, беренчелеккә омтылыш яши. Бүгенге җиңүебез дәвамлы булсын иде, – ди спартакиаданың беренче уены җиңүчеләре. 
Беренче өчлеккә кергән командаларга район Башкарма комитетының Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды. Иң яхшы уенчылар – Метрәйдән Шамил Баев һәм Михайловкадан Лилия Чубарова истәлекле бүләкләргә лаек булды. 
Бу шимбәдә ярышлар “итекле” футбол белән район оешма-предприятие командалары арасында дәвам итәчәк. Бәйге 9.00 сәгатьтә “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә башлана. Спартакиада белән параллель рәвештә “Кояшлы Ык” ял зонасында “Татарстан чаңгы юлы” ярышы да узачак. Аның вакыты 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Якшәмбедә “итекле” футбол авыл җирлекләре командалары арасында оештырылачак.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев