Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытырга хакыбыз юк!

3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узган тантаналы чарада район җитәкчелеге, Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гассанов, “Форпост” оешмасы катнашты. 
Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров әлеге датаның тарихын сөйләде. 
– Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, исемнәре билгесез совет солдатларының батырлыкларын мәңгеләштерү көне бу. Безнең илдә Билгесез солдат көне беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үтелде. 3 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. 1966нчы елның 3 декабрь көнендә Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына билгесез солдат җәсәден кайтарып җирлиләр, – диде Илшат Яббаров. 
Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә “Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек” дигән сүзләр язылган. Илебез азатлыгы өчен башларын салган ир-егетләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! 
– Билгесез солдат көне ул – һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, әлеге дата сугышның нинди дәһшәтле, канкойгыч булуын да күрсәтә. Сугышта һәлак булган солдатларның исем-фамилияләрен аларның биркалары ярдәмендә ачыклыйлар, – ди район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов. –Бүгенге чара җирлегебездә беренче мәртәбә үткәрелде. Моңа кадәр без Ватан геройлары көнен билгеләп үтә идек. Мондый чаралар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйный. Ватанны саклаган, сугышта һәлак булган солдатларны без хөрмәт белән искә алырга бурычлы. 
Чара ахырында “Форпост” егет-кызлары һәм башкалар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды. 
Билгесез солдат көне уңаеннан чаралар мәктәпләрдә дәвам итте. Хәрби комиссар, Мөслим мәктәпләрендә булып, укучылар белән очрашты. Балаларга шушы датага бәйле видеороликлар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев