Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытылмаслык сәфәр

Аллаһының рәхмәте белән бер төркем дин кардәшләребез белән күптән түгел генә Казан шәһәрендәге “Ярдәм” һәм “Мәрҗәни” мәчетләренә сәяхәткә бардык.

Безне хәзрәтләр каршы алып, мәчетләр белән таныштырдылар. “Ярдәм” мәчетендә сәламәтлекләре чикле һәм күзләре күрмәүче (тома сукырлары да күп иде) кардәшләр белән очраштык. Бик гыйбрәтле дә, тәэсирле дә булды ул очрашу. Без, дүрт саннарыбыз да төгәл кешеләр, авырыйбыз дип яки вакыт җитмәүне сәбәп итеп, мәчет-мәдрәсәләргә барырга иренәбез, телевизордан хисапсыз сериаллар карап, вакытыбызны заяга үткәрәбез икән дигән нәтиҗә ясадым. 
Ике күзләре дә күрмәгән коръән-хафизлар изге Коръәнне укып җибәрүгә, ирексездән күзләрдән яшь акты, ир-егетләрнең дә күңелләре йомшарды. Күрмәүчеләрнең кул эшләрен (теккән, чиккән, әвәләп ясаган әйберләр һ.б.) карап таң калдык. Тома сукырларның бер каттан икенчесенә лифт белән йөрүләре, кылган гамәл-гыйбәдәтләре,  Коръән укулары, күңелләрдә матур хатирә булып, озак сакланыр әле.
Хәзрәтләрнең, анда тәрбияләнүчеләрнең башкаларга мөгамәләләре дә искитмәле! Хәзрәтләр барысын да – урамда йорт-җирсез калганнарны ашатуларын, бер ярдәмчесез өлкәннәргә ашамлык илтүләрен, азык-төлек пакетлары таратуларын, төрмәләргә вәгазь сөйләргә йөрүләрен бәйнә-бәйнә сөйләде. Мәчетнең иганәчеләр ярдәме, хәер-сәдака хисабына яшәвен дә белдек. Никах, мәҗлесләр үткәрү бүлмәләрен карап тәэсирләндек. Кибетләреннән дини китаплар алдык. Күпләргә таныш булган хаҗия Лилия Сәлахетдинованы да күрергә насыйп булды. 
Зәгыйфь кеше – Аллаһның бер изге бәндәсе. Аллаһы Тәгалә аларны бәндәләргә гыйбрәт өчен яралткан. Сәламәт кешеләр исә, гарипләрдән гыйбрәт алып, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кыла-кыла, сөенә-сөенә гыйбадәт кылсын иде.
... Алга таба юлыбыз “Мәрҗәни” мәчетенә иде. Бу мәчет 1767 елда Екатерина II рөхсәте белән төзелгән, беркайчан да ябылмаган. Без анда да күп кирәкле мәгълүмат алдык. Ак көнләшү белән көнләшерлек гамәлләренә, эшләренә сокландык.
Безне шундый гыйбрәтле дә, файдалы да сәяхәткә җибәргән җитәкчеләргә, мөселман кардәшләргә, район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллага, шоферларга барыбыз исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рисәлә Әгъзәмова.
Сал. Мухан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев