Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытылмаслык сабак

Июнь урталарында хатын белән үләннәр җыярга табигатькә чыга башладык. Кояш өттерә, күлмәкләр тир белән тәнгә ябыша. Шуның өстенә әллә нинди салкынча һава агымы юеш тәнне чеметтереп-чеметтереп ала...

Кичкә температура күтәрелде, ютәл дә төште. Без, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы балалар, мондый гына салкын тиюләрне җиңәргә өйрәнгән. Минем тәҗрибә аеруча зур – хроник бронхит. Андыз, юкә чәчәге, мәтрүшкә кебек үләннәрне кайнатып, бал белән эчәбез, 38 градус температураны парацетамол белән төшерәбез, АЦЦ кулланабыз. Тора-бара хәл бетә, ашыйсы килми башлады, ютәл йокыны качырды. Инде ун көн үтте, һаман коронавирус турында уйлыйсы килми, искә төшсә дә, читкә куабыз. 28 июньдә, хәлем кинәт мөшкелләнгәч, район больницасына киттем. Терапевт Илнар Шәмсетдинов шунда ук рентгенга җибәрде. Ике як үпкәнең дә 50 процент зарарланганы мәгълүм булды. Мине кичекмәстән кислородка тоташтырдылар.

Бер сәгатьтән мине һәм тагын ике авыруны Яр Чаллы шәһәренә алып киттеләр. Шул рәвешле йогышлы авырулар хастаханәсенең реанимация бүлегенә эләгеп, кислород аппаратына тоташтырдылар, комплекслы дәвалану башланды. Ике-өч тәүлектән хәлем яхшырып киткәндәй булды, яшәү өмете уянды. Әмма озакка түгел. Көн арты көн уза, хәлемнең начараюын сизәм. Җеп өзәрлек тә хәл юк, аяклар мамык кебек йомшак. Күзгә күренеп ябыгам. Кислородтан әз генә аерганда да, сулыш кысыла, судан ярга ыргытылган балык шикелле бәргәләнәм, күзләремне шушында мәңгегә йомармын кебек тоела...  Әле бит өйдә хатын да авырып ята. Аның хәле минекеннән әйбәтрәк булган, Рамил Әзһәрович күзәтүе астында өйдә дәвалауны оештырганнар. Хатын белән хәбәрләшү дә кыенлашты. Телефонны кичке 8-9ларда ике-өч минутка гына бирәләр, икебез дә исән икәнлегебезне белү белән чикләнәбез. Шулай да хатын минем тавышымнан да, әйткән сүзләремнән дә хәлемнең тәмам начарлануын аңлаган. Балалар, туганнар үзебезнең врачлар белән, аерым алганда Рамил Морзаханов белән киңәшләшеп, мине кайтару чарасына керешкәннәр.

28 июньдә кислород аппаратына тоташкан килеш ничек Чаллыга юл алган булсам, июль аеның 23нче числосында нәкъ шул хәлдә район больницасына әйләнеп кайттым. Рамил Әзһәрович белән Илнар Айратович, мине җентекләп тикшереп, дәвалау процедураларын башладылар. Үпкәләр эшчәнлеген яхшырту өчен сулыш алу күнекмәләре ясау, йөреп тору кирәклегенә төшендерделәр. Минем өчен бу гаять авыр эш булып чыкты. Чөнки хәл юк, авырган чорда 14 килограмм авырлык югалтканмын. Кислород аппаратыннан аерылып тору вакытын ничек тә арттырырга кирәк. Бер генә кызык мисал. Бүлмәнең озынлыгы – дүрт метр чамасы. Шул араны калтырана-чайкала өч-дүрт мәртәбә урауга, сулышым кабып, койкама шартлап авам, тизрәк кислород маскасын борынга китерәм... Үҗәтләнеп, тырыша торгач, ике сикерерлек бу араны җиде, унбиш, егерме тапкыр урауга ирештем. Башка күнегүләрне дә шулай арттыра барып, кислород аппаратына бәйлелекне акрын-акрын киметә башладым. Рамил Әзһәрович һәр көн, сәгать сигез тулганчы ук палатага кереп, сатурацияне (кандагы кислород күләмен), үпкәләр эшчәнлеген, кан басымын тикшереп торды. Минем хәлне ял көннәрендә дә килеп белешү аның өчен гадәти хәл иде. Гомумән, больницадагы кайгыртучанлык атмосферасы үзе үк дәвалау көченә ия икәнлеген мин бөтен барлыгым белән тойдым. Терапия бүлегенең өлкән медсестрасы Валентина Шәйхетдинова җитәкчелегендә эшләүче шәфкать туташлары Л.Галиева, Д.Кашапова, С.Ногманова, Р.Гайнетдинова, Г.Сабитова, Н.Тимашева һәм К.Хикмәтуллинаның һәрбер процедураны сәгате-минутында башкаруларына, төгәллекләренә, кешелекле мөнәсәбәтләренә сокланмый мөмкин түгел. Үз эшләрен җиренә җитереп башкарган, палатада чисталык, ашату-эчертүне тәэмин иткән санитаркалар Ләйсән, Рүзилә, Нурания, Светлана, Рушания, Инна сеңелкәшләргә дә чиксез рәхмәтле мин. Кыскасы, коллективның уртак тырышлыгы белән, ниһаять, терелеп, өемә кайту бәхетенә ирештем.

Ләкин бу әле тулысынча терелеп беттем, дигән сүз түгел. Рамил Әзһәрович белән Илнар Айратович билгеләгән даруларны эчәм, сулыш алу күнекмәләрен һаман көчәйтө барам. Рамил Әзһәрович һәр көн диярлек иртүк приборлары белән сәламәтлегемне тикшерергә килеп җитә, киңәшләрен бирә. Ковидтан тернәкләнү чоры озакка барачагын гаммәви мәгълүмат чаралары көне-төне аңлатып тора. Мин коронавирусның бик авыр формасын кичердем. Тернәкләнү – кимендә өч ай, аерым очракларда бер-ике елга сузылырга мөмкин, диләр. Иң хәтәре – бу авыру кеше организмында ниндидер тәэсирен калдыра. Өзлегүләрне булдырмау, профилактика өчен врачларга күренеп тору, ЭКГ ясату, кан, сидек анализларын тапшыру, сулыш алу күнекмәләрен туктатмау, дөрес туклану, йокы режимын көйләү зарур. Әлбәттә, вакцинация мәсьәләсендә теләсә нинди информацияләрдән сакланып, аек акыл белән һәркем үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш.

Нишләп бу кадәр вәземләп язуымны аңлатыйм инде. Адәм баласы бик кызыклы сыйфатларга ия зат бит ул. Шуларның берсе – үз-үзеңне тынычландыру. Без үзебезне борчый торган мәгълүматны читкә куарга яратабыз. Бу зәхмәт чир килеп чыккач, ничекләр генә сакланмадык! Әмма тора-бара маскалар да аскарак төште, аралашулар да артты. Коронавирус белән авыручылар, үлүчеләр дә кимеде дип, акрын гына тугарыла башладык. “Безгә, миңа чир тимәс әле”, – дип, тирә-юньдәге хәвефле хәбәрләрне санга сукмаска, борчылмыйчарак яшәргә өйрәнеп киттек. Моның аяныч нәтиҗәсе – мин алган сабак. Ул онытыла алмый. Чөнки коронавирус минем организмымда мәңгелек эзен калдырды һәм киләчәктә ниләр килеп чыгасы беркемгә дә мәгълүм түгел. Сез мондый хәлгә тарудан сак булсагыз иде.

Фоат Садриев.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев