Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытырга хакыбыз юк!

28 апрель көнне Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарында гомер итүче Бөек ватан сугышы һәм тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшырды.

Шунда ук Республиканың танылган кешеләренә хезмәттәге казанышлары өчен Россия федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы да булды. "Татарстанда исән булган ветераннарга хөрмәт күрсәтелә. Арабызда булмаганнары хәтерләрдә саклана. Ресрублика кешеләре фронтта гына түгел, тылда эшләп тә җиңү өчен үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Татарстанның 186 кешесе - Советлар союзы геройлары. 1941-1945 нче елгы сынау елларында якташларыбыз үзләренең иң яхшы сыйфатларын - куркусызлык, ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек үрнәкләрен күрсәтә белделәр", - диде үз чыгышында Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов.

Әйе, ветераннарыбыз - безнең киләчәк, якты көннәр өчен аяусыз сугышта үзләренең яшьлекләре, гомерләре бәрабәренә җиңү алып килгән каһарманнарыбыз. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарыбызга юбилей медальләре тапшыру тантаналары районыбызда да зур оешканлык белән узды. Бүгенге көндә җирлегебездә 32 сугыш һәм 229 тыл ветераны яши. Шуларның берсе - Үрәзмәт авылында гомер итүче Мирхафизан ага Мусин. Аның балалык еллары авырлык белән узган.10 яшь тулуга әтисе Габдрәүф үлеп китә. Җиденче классны тәмамлау белән, колхозда төрле эшләрдә йөри башлый. 14 яшендә инде аңа ышанып, "ДТ" тракторын тапшыралар. Авылның көчле ир-егетләре сугышка китеп беткәч, иң авыр эшләр Мирхафизан абый кебек яшь егетләр җилкәсенә төшә. Унсигезе тулуга, 1943 елның гыйнварында, аңа да повестка килә. Яшьтән үк авыр эшләрдә чыныгып, көч җыеп үскән егет дошманга каршы көрәштә сынатмый.1944 елның 23 мартында маршал Малиновский командалагындагы II Украина фронты составында сугышка керә. Венгрия, Чехословакия, Румынияне азат итүдә катнашып, "За отвагу", "За победу над Германией", "За взятие Будапешта" медальләре белән бүләкләнгән. Совет-Германия фронтында 1945 елның 9 маена кадәр дошманга каршы көрәшә ул. Җиңү көненнән соң да кулындагы коралын тиз генә ташларга туры килми аңа.

Япония империалистлары башлаган сугышның беренче көннәреннән үк генерал Малиновскийның 2нче Гвардия армиясе составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Анда күрсәткән батырлыгы өчен "За победу над Японией" медале белән бүләкләнә. Мирхафизан Мусин - Япония тартып алган Көньяк Сахалин һәм Куриль утрауларын кире илебезгә кайтаруда катнашып, аның чикләрен саклауга үзеннән шактый зур өлеш керткән кеше.Туган авылына ул, төгәл җиде ел хезмәт иткәннән соң, 1950 елның мартында гына кайтып төшә. Кайту белән тракторга утыра. "Карл Маркс" исемендәге колхозда икмәк үстерә, хуҗалык малларын терлек азыгы белән тәэмин итүдә үзеннән зур өлеш кертә. Хезмәтендә гел мактаулы булып, дәрәҗәле бүләкләр ала.

Тормыш иптәше Галимә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Бүген Мирхафизан абый улы Денис белән килене Вәсимә тәрбиясендә гомер кичерә.

Мирхафизан абый һаман да хәрәкәттә. Оныгы белән маллар карый, ихатадагы тәртип һәм чисталыкны да гел күз уңында тота. Якыннарына сердәшче, кинәшче булып яши язма героебыз.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев