Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Омск шәһәрендә ишелгән хәрби казармада Мөслим егетләре дә булган

13 июльдә Омск шәһәрендә төнлә белән 242 нче һава десантлары гаскарләре уку үзәгендә хәрби казарманың бер өлеше ишелүен ишеткәнсездер инде. Җимереклекләр астыннан 42 кеше табып алынган, алар арасында 23е - һәлак булган. Дүрт катлы бина секциясенең бер кырые ишелгәндә анда 337 хәрби хезмәткәр булуын хәбәр итә интернет челтәре.

Вакыйга урыныннан илкүләм мәгълүмат чыганаклары күрсәткән видеоязмаларны, фотоларны карап бик күп мөслимлеләр дә куркуга калды. Чөнки нәкъ менә шушы хәрби частьтә 5 Мөслим егете хезмәт итә. Сөенечкә каршы, егетләребез кичен үк "ВКонтакте" челтәрендә әти-әниләренә менә шушындый сәлам хатлары юллады.

Егетләребезгә, хактан да, уңышлы хезмәт итүләрен телибез. Алла сакласын, Ил данын, Ватан данын саклыйм, дип чит җирләргә чыгып киткән балаларыннан начар хәбәр ишетү әти-әни өчен иң кайгылы хәбәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев