Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмак үсештә

Олы Чакмак авыл җирлегенә бүген әлеге җирлек тә үз традицияләре, эш-мәшәкатьләре белән яшәп ята.

Олы Чакмак авыл җирлегенә бүген әлеге җирлек тә үз традицияләре, эш-мәшәкатьләре белән яшәп ята. Һәр җирлектәге кебек биредә дә соңгы елларда авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, җирлекнең йөзен үзгәртү максатында күп эшләр башкарыла. Быел “Авыл клубларын капиталь төзекләндерү” республика программасы кысаларында авыл мәдәният йортында капиталь ремонт үтте. Ул күпфункцияле үзәк итеп ясалды һәм анда мәдәният йорты, авыл җирлеге советы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә һәм почта бүлекчәсе урнашты. Биредә 9 млн сумнан артыклык ремонт эшләре башкарылды. Рушат Рөстәмов җитәкчелегендәге “Перфектстрой” егетләре сыйфатлы һәм төгәл итеп эшләделәр,” – ди авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.

Үзара салым акчалары җирлектәге юлларны төзекләндерү һәм карау, авыл территориясен тәртипкә китерүдә зур ярдәм.

– Соңгы берничә елда авыл урамнарын төзекләндерүгә зур игътибар бирдек. Быел да “Мост” җәмгыяте эшчеләре тырышлыгы белән Киров һәм Урожайная урамында – 500, Гагарин урамында 100 метр озынлыгында урам юллары ремонтланды. Җәйге һәм кышкы чорда юлларны карап тору өчен дә салым акчалары җәлеп ителә. Мәктәп бинасы алдында һәм мәдәният йорты янында гравий өслек түшәп машина кую урыннары ясадык. Салым акчалары хисабына һәм авылдашларыбыз ярдәме белән мәдәният йортының коймаларын яңарттык. Күптәнге хыялыбызны тормышка ашырып, Сабантуй мәйданын профнастил койма белән әйләндереп алдык. Урам утларын карау өчен дә салым акчаларын файдаланабыз, – ди Илнур Габидуллин.

Олы Чакмакта узган халык җыенында авыл халкы буаны төзекләндерү хакында мөраҗәгать иткән иде. Әлеге сорау да чилеш тапкан. Үзара салым акчалары хисабына“Ялкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте егетләре буада 380 мең сумлык төзекләндерү эшләре уздырган. Авыл халкы ярдәме белән буаның әйләнә-тирәсенә агачлар да утыртканнар.

Олы Чакмакта янгын сүндерү машинасы да төзек һәм караулы. Моның өчен салым акчалары хисабыннан аерым чыгымнар каралган. Шуңа күрә дә машина һәрвакыт чакыруга чыгып китәргә һәм тиз арада ярдәм күрсәтергә әзер.

Авыл халкы да җирлектә башкарылган эшләрдән бик канәгать.

– Элек-электән авылның баерак кешеләре зиратларны, мәчетләрне карап торган. Салым акчаларын түләп, без дә авылларыбызны төзекләндерүгә, матурайтуга өлеш кертәбез. Хәзер юлларыбыз төзек. Каты көнкүреш калдыклары җыюны оештыру да бик файдалы булды. Чүп машинасы вакытында килә, бер кешенең дә чүбе каядыр таралып ятмый. Шуңа күрә авылларыбыз чистарды, матурайдытәртипкә керде, – ди Ләйсирә апа Шәйхетдинова.

Зөһрә апа Нуриева да соңгы елларда җирлектә күп эшләр башкарылуына сөенүен белдерде:

– Авылларыбыз кичләрен яп-якты, утлар янып тора. Юлларыбыз да, шөкер, төзекләнде, быел тыкрыкларда да юлларны ремонтладылар. Шуңа күрә салым акчаларын вакытында түләп барабыз.

Әйе, авыл халкы бүген җирлектәге үзгәрешләрдән канәгать. Чөнки үзенең шәхси ярдәме белән башкарылган эшләр һәрберсе күз алдында.

Фәридә Гайнетдинова.

Олы Чакмак авылында 168 ихата исәпләнеп, аларда 496 кеше яши. Җирлектә Шамил Шәйхетдинов, Айрат Нәбиев, Алмаз Хафизов, Илгизәр Әхмәдиев гаилә фермалары терлекчелек белән шөгыльләнә. “Хафизова” һәм “Гаспорян” крестьян-фермер хуҗалыклары сөт һәм ит җитештерү юнәлешендә эшли. Халыкка ике кибет, балалар бакчасы (20 бала), гомуми белем бирү мәктәбе (45 бала), почта бүлекчәсе, фельдшер-акушерлык пункты, саклык банкы филиалы хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев