Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәрне кайгыртып

Демографик хәлне яхшырту максатында ил күләмендә төрле программалар кабул ителә. Аерым алганда яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү юллары эзләнә. “Демография” илкүләм милли проектының бер юнәлеше булган “Өлкән буын” проекты исә, исеменнән үк аңлашылганча, олы яшьтәге гражданнарның актив һәм сәламәт тормыш чорын озынайту, әлеге категориягә системалы ярдәм күрсәтү максатын күздә тота.

– Районда 65 яшьтән өлкәннәр 3605 кеше (пенсионерларның 51 проценты) исәпләнә. Аларның 774е – ялгыз һәм ялгыз яшәүчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар. 20 кеше кресло-коляскадан файдалана. 3605 кешенең 881е ел башыннан диспансерлаштыру үткән, поликлиникага килү мөмкинлеге булмаган 873 ялгыз өлкән кеше махсус машина белән алып килүгә мохтаҗ. Аларны поликлиникага алып килү өчен көнлек план-график төзелде, – ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина. 
Диспансерлаштыруга алып барырга балалары яки туганнары булган 1508 граждан һәм урын өстендә ятучы 57 кеше (аларга участок табиблары, айга ике тапкыр барып, медицина каравы үткәрә) әлеге исәпкә кертелмәгән. 
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне махсус автотранспорт белән график нигезендә район үзәк поликлиникасына алып килү агымдагы елның 2 сентябреннән башланачак. Һәм бу чара ел ахырына төгәлләнергә тиеш. 86 эш көнендә 873 кешене диспансерлаштыру үткәрү бурычы тора. Көн саен унлап кешене поликлиникага алып килеп, кире кайтарып куярга туры киләчәк. Беренче чиратта ерак һәм асфальт юл кермәгән авылларда яшәүчеләрне алып килү күздә тотыла. Билгеле, өлкәннәрне йөртү графигына төзәтмәләр дә кертелергә мөмкин. 
Сынап карау рәвешендә 1 август көнне, Яңа Сәет авылыннан 10 өлкән кешене поликлиникага алып килеп, диспансерлаштыру оештырылды инде (аларның дуртесе тыл ветераны буларак та медицина күзәтүе үтте). Әлегә аларны үзәк хастаханә автотранспорты белән алып килделәр, шуның белән үк кире авылга кайтарып та куйдылар. Өлкәннәрне социаль хезмәткәр озатып йөрде. Абый-апалар күрсәтелгән хезмәттән канәгать калды. Ул көнне махсус машина, авылны өч тапкыр урап, 280 километр юл узды. 
Республиканың 43 районына, шул исәптән “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә дә шушы атнада “Лада- Ларгус” машинасы кайту көтелә. Машина – биш урынлы, инвалид коляскасы урнаштыру өчен дә яраклаштырылган. 
– Хастаханә администрациясе поликлиникада диспансерлаштыру үткәрүне үз контроленә ала. 65 яшьтән өлкәннәрне участок табиблары каршы алачак, шәфкать туташлары озатып йөриячәк. Иң элек сораштыру юлы белән анкета тутырыла, гәүдә авырлыгы, буй озынлыгы, кан басымы, күз басымы үлчәнә, гомуми кан анализы (шикәр микъдарын ачыклау өчен – ач карынга) алына, яшерен канга тизәк тикшерелә. ЭКГ, флюорография һәм тән тиресен, иреннәрне карап тикшерү үткәрелә. Хатын-кызларга, яшенә карап, маммография уздырыла, фельдшер-акушер яки акушер-генеколог карый. Ир-атлардан ПСА анализы алына, – ди поликлиника мөдире Рөстәм Ханов. 
Бу уңайдан авыл фельдшерларына да зур җаваплылык йөкләнә. Алар, өлкәннәрне барлап, алдан кисәтеп куярга тиеш була. Агитация һәм оештыру эшеннән урыннардагы ветераннар советы рәисләре, социаль хезмәткәрләр дә читтә калмас, шәт. 
Авыл кешесе гомер-гомергә, вакыт юклыкны сәбәп итеп, хастаханә ягына борылып карамады диярлек. “Өлкән буын” проекты әлеге битарафлыкка киртә куярга тиеш. Шуңа күрә диспансерлаштыруга авырлык итеп карамаска кирәк. Бер көнен сәламәтлеген кайгыртуга багышлау беркемгә дә зыян итмәс. Организмда менә-менә “баш калкытырга” җыенган теләсә нинди чирне вакытында күреп алып, авыруны иртә стадиядә ачыклау аны дәвалауның нәтиҗәлелеген генә арттырачак. 
Әлфинур НОГМАНОВА. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән яшьтәге кешеләр мөслим-информ пенсионеры өлкән буын проекты муслюмово информ