Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр дә, балалар да – игътибар үзәгендә

ТР мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Мөслим мөхтәсибәтенең эшчәнлеге киңкырлы булуын билгеләп үтте.

Чәршәмбе көнне Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы узды. Җыелыш Коръән сүрәләре белән башланды. Имамнарны иң элек район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде,мөфтият эшчәнлеге турында сөйләде. Районның  имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин башкарылган эшләр  турында хисап  тотты, мөхтәсибәт эшчәнлеге турында бәян итте.  “Октябрь  аеннан  укулар  башлана. Хәзер гошер сәдакасын җыю атнасы бара. Аллаһы  Тәгалә рәхмәте белән район үзәгендә дә, авылларда да төрле чаралар үткәрәбез. Әхлакый сәламәтлек яллары, укулар, “Аулак өй”, “Ән-нисә” проектлары эшли”, – диде Илгиз хәзрәт. Эшчәнлек белән танышканнан соң, Мөслим районы мөхтәсибе сайланды. Имамнар Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин кандидатурасын бертавыштан хуплады. – Эшчәнлегенә караганда, бик киңкырлы: һәр тармакны алырга тырышканнар һәм эшне матур итеп башкарып чыкканнар. Еллар мәшәкатьле килсә дә, бик күп чаралар үткәрелгән. Балалар, хатын-кызлар, ир-атлар, олысы-кечесе  –  берсе  дә  күз  уңыннан читтә калмаган, – ди мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары  Равил  хәзрәт  Зөфәров.  – Бер ел гына эшләсә дә, Илгиз хәзрәтнең хезмәте бик зур. Мөхтәсибәтнең, Илгиз хәзрәтнең эшчәнлегеннән без бик канәгать. Аллаһы Тәгалә күркәм булган дәвамлыклар насыйп кылса иде. – Мөхтәсиблек, имамлык эше үзең генә алып бара торган эш түгел, күмәк эш. Шушы җирлектә булган халык белән күмәкләшеп эшләсәк, әлбәттә, аның бәрәкәте дә, хәерле нәтиҗәләре дә булачак, Аллаһы Тәгалә теләсә, – ди Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин. Соңыннан  дин  әһелләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Пәнҗешәмбе Җәмигъ мәчетенә абыстайлар җыелды. “Мондый очрашулар квартал саен оештырыла”, – ди Җәмигъ мәчетендә оештыру эшләре өчен җаваплы Сәрия абыстай Шакирова. Очрашуларда районның имаммөхтәсибе  Илгиз  хәзрәт  Сөнгатуллин Коръән сүрәләренә аңлатма бирә, абыстайларны борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертә. – Имамнар белән параллель рәвештә абыстайлар берләшмәсе дә эшли, – ди Сәрия абыстай. – Апрель аенда  беренче  очрашуыбыз  булды. Беренче  дәрестә  Рамазан  аен  үткәрү турында сөйләштек, икенче дәрестә җәйге лагерьлар оештыру мәсьәләсе каралды. Бүген яңа уку елына әзерлек турында фикерләшәбез. Һәр  авылда ике-өч абыстай эшли, арада бик уңышлы эшләүчеләре дә бар. Абыстайлар район, республикакүләм ярышларда да катнаша. Күптән түгел  Бөгелмәдә  узган  “Милли  моң” Россиякүләм бәйгесеннән ике абыстай  гран-при  һәм  диплом  белән кайткан. Урыссу мәдрәсәсендә укырга  теләүчеләр дә  бар.  Мәдрәсәдә  дүрт ел  дәвамында  читтән  торып  укырга кирәк. Абыстайларның төп максаты – хатын-кызларга дини тәрбия һәм балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирү. Айга бер тапкыр алар мәктәпкә дә баралар, дәресләрдә катнашалар. “Максат – балаларга  акъәбиләрчә үгет-нәсихәт белән  тәрбия  бирү”,  – ди  Сәрия  абыстай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев