Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы?

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсация түләвен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын исегезгә төшерә. Әлеге түләүнең күләме – 1200 сум. Ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шуны белү зарур: компенсация түләве хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә. Караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбүри түгел. Караучы бөтенләй чит кеше булырга мөмкин. Иң мөһиме – ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
– Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле, чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе заключениесе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсация түләве билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына да мөрәжәгать итә аласыз, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 
Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза; хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта, бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә, диләр белгечләр.
Шулай ук өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы һәм пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмәләр кирәк. Өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе дә кирәк булачак. Шулай ук 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте; белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе; караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслаучы документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ) булу шарт.
–  Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми, – ди Фәридә Ганиева.
Компенсация түләве караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
“Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Республикада хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсация түләве ала”, – ди Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин. 

Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев