( "Татар-информ"). Казанда Пхенчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннарында Татарстаннан катнашучылар һәм призерлар белән очрашу узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түгәрәк өстәл форматында узачак очрашуда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, чаңгычылар Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская, Россия Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм сноубордчы Милена Быкова катнаша.
Очрашу 5 мартта Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак.
4 мартта "Казан" халыкара аэропортында фигуристка Евгения Тарасова, аның партнеры Владимир Морозов һәм спортчыларның тренеры Нина Мозерны каршылаячаклар.
Нет комментариев