Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очучы дигән даны бар...

Мөслим үзенең данлы ул-кызлары белән хаклы горурлана, аларны хөрмәтләп, олылап яши. Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Шәфыйков та шундыйларның берсе. Район мәдәният йорты сәхнәсендә җирлегебез тарихында беренче тапкыр хәрби очучыны хөрмәтләү тантанасы узды.

Әнә, сәхнәдәге экранда хәрби самолетлар тамаша күрсәтә. Тамашачы тимер кошларның күрсәтмә чыгышын горурланып һәм сокланып күзәтә. Бәйрәм сәбәпчесе Рәшит Шәфыйков – данлыклы “Су-27П” самолет-истребителен иярләгән легендар шәхес. Бүген аның безнең арабызда булуы горурлык хисләре уята. Кичәдә юбилярның туганнары, хәрби хезмәт дуслары, якташлары катнашты. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов үсеп килүче буынга хәрби патриотик тәрбия бирүдәге хезмәте, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Р. Шәфыйковка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
– Гап-гади Мөслим егетенең, мәктәп бусагасыннан ук очучы булырга хыялланып, үз тырышлыгы белән максатына ирешүе – күпләргә үрнәк. Бүгенге яшьләргә шуны әйтәсе килә: үз эшеңне бик нык яратканда, белемле булганда гына зур биеклекләр яуларга мөмкин. Рәшит Вагыйзович лаеклы ялда да кул кушырып утырмый – районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, үсеп килүче яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә көчен кызганмый, – диде ул. 
Очучының бертуган апасы – республикада танылган шәхес, “Татарстан” радиосының хатлар бүлеге мөдире Мөслимә-Лена Шәфыйкъ та энесе белән горурлануын белдерде:
– Туганыбызны хөрмәт-ләүләрен күрү дулкынландыра. Әнкәй безне сугыш чорының авыр вакытларында бөек Тукаебыз шигырьләре белән тәрбияләп үстерде. Энебез туган вакытта да әле икмәккә туймаган идек. Кулыбызга бер телем ипи яисә прәннек эләксә, аны энебезгә каптырырга тырыштык. Рәшитне бик яратып, кадерләп үстердек. Энебез – әти-әни урынына калган иң якын кешебез, безгә таяныч та, терәк тә ул. Яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Рәхмәт аңа!
Мөслимә ханым үзе укыган Г. Тукай исемендәге урта мәктәпкә һәм туган якны өйрәнү музеена китапларын да тапшырды. Бу көнне юбиляр бик күп котлаулар кабул итте: Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары, туганнары, район иҗтимагый советы һәм ветераннар советы җитәкчеләре, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы вәкилләре, сабакташлары, бергә хезмәт иткән дуслары һәм башка бик күпләр тәбрикләде аны. Тверь шәһәрендә яшәүче отставкадагы полковник Валерий Кипикинның видеокотлавы кичәне тагын да ямьләндерде. Кичәне алып баручы Гөлзәрия Шакирова якташыбыз тормышыннан истәлекле дә, кызыклы да вакыйгалар белән таныштырды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы, Ташлыяр егете – татар дәүләт халык җыр һәм бию ансамбле солисты Илнар Гомәровның моңлы тавышы кичәнең бизәге булды. Өч сәгатькә сузылган кичә, бер тында үткән кебек булды.
– Мин чиксез бәхетлемен. Юбилеемны туган җиремдә, якташларым белән үткәрермен, бу хәтле хөрмәтләүләргә лаек булырмын дип, күз алдыма да китермәгән идем. Рәхмәт Мөслимемә, рәхмәт халкыма, – дип, кичә ахырында шатлыгы белән уртаклашты Рәшит Вагыйзович. 

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев