Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очрашуга көтәләр

Чара “Мизгел” яшьләр үзәгендә үтәчәк. Башлана 11.00 сәгатьтә.

28 февраль көнне Мөслим районында ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек советының күчмә утырышы була. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшмәкәрләр хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып барганда барлыкка килүче проблемаларны күтәрә алачак.

Хакимият органнарының эшмәкәрләр белән күчмә очрашуы Мөслим авылында үтәчәк. Эшмәкәрлек буенча совет утырышы спикерлары сыйфатында Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР прокуратурасы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре чыгачак. Очрашуда катнашу өчен эшмәкәрләргә (843) 210-15-99 телефоны аша элемтәгә кереп, теркәлергә кирәк. 
Тимур Нагуманов 2015 елда төзелгән ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның ничек эшләве хакында сөйләячәк, бүгенге көндә экспертлар һәм эшмәкәрләр эшләгән темаларны яктыртачак. Утырышта катнашучылар эшмәкәрләр белән берлектә хәл итүдә хакимият органнары катнашуын тәлап иткән проблемаларны, темаларны һәм мәсьәләләрне ачыклаячак. Әлеге темалар 2019 елга советның эш планына кертеләчәк. 
Эшмәкәрлек буенча совет – эшмәкәрләрнең хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү мәйданчыгы. Бу мәйданчыкта бизнес вәкилләре идеяләрен, башлангычларын тәкъдим итәләр, актуаль сорауларын бирәләр. Эшмәкәрләр эшмәкәрлек мохитен яхшырту, артык бюрократик процедураларны киметү буенча проектларның инициаторлары булалар. 
Тимур Нагуманов, Ренат Тимерҗанов һәм башка спикерлар эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирәчәк, бизнес вәкилләре белән Мөслим районында эшмәкәрлек өчен актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев