Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очрашу узды

Кунаклар үзләре белән уен коралларын да алып килгән иделәр.

23 нче декабрь көнне, Түбән Табын интернат-мәктәбендә урта һәм югары сыйныф укучыларының “Минем тормыш-минем кулда” исеме астында очрашу булып узды. Очрашуда районыбыздан килгән кунаклар – Харис Зиганшин һәм Фанис Фатхуллин катнаштылар. Харис ага ,бүгенге көндә аяк кием төзәтү, рәтләү кебек шөгыль белән генә түгел,ә моңлы итеп башкорт кураенда да өздереп уйный. Фанис ага исә, үз куллары белән массажерлар ясый, шулай ук уен кораллары да ясый.
Очрашуның төп максаты булып укучыларга үз юл күрсәтү, һөнәр сайларга булышу торды. Кунакларыбыз үзләренең эш коралларын күрсәтеп, аңлатып кына узмыйча, үз мисалларында тырыш һәм ялкаулык сыйфатларын булдырмый дөнья көтәргә кирәклеген ассызыклап үттеләр. Очрашу официаль формада гына бармады, ә концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Кунаклар үзләре белән уен коралларын да алып килгән иделәр.

Фото https://www.instagram.com/shkolainternatmus/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев