Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Өченче буын" гражданнары арасында XI республика Спартакиадасы узды

Мөслимнән 7 өлкән буын гражданнары көч сынашырга барды.

29 июнь көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 76 еллыгына багышланган "Өченче буын" гражданнары арасында XI республика Спартакиадасы узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 4 спорт төре буенча булды: йөзү, мылтыктан ату, өстәл теннисы һәм дартс уеннары. Мөслимнән 7 өлкән буын гражданнары көч сынашырга барды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең Мөслим командасыннан: Мылтыктан ату буенча 1 урынны -Нуриев Рөстәм яулады; Йөзү буенча 4 урында- Вагизова Галия; 7 урында- Кондратьев Валерий; Өстәл теннисы буенча 5 - урында Илалов Мансур. 
Ярышта катнашучыларның һәммәсе җиңүче һәм яшь буынга үрнәк булып тора. Барлык катнашкан өлкән буын гражданнарыбызга рәхмәтебезне белдерәбез! Һәрвакыт шулай актив булып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев