Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч көн дәвам иткән бәйрәм

Быел районыбызда Яшьләр көне уңаеннан чаралар өч көн дәвам итте. Беренче көнне яшьләр инстаграм челтәрендә район башлыгы Рамил Муллин белән аралашты, үзләрен борчыган сорауларга җавап алды. Икенче көнне “Кояшлы Ык” ял зонасы амфитеатрында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының җәйге музыкаль фестивале узды. Анда Мөслим, Әлмәт, Буа, Зәй, Алабуга һәм Балтач районнарыннан командалар катнашты.

Татар КВН лигасы оешуга быел 25 ел тула. Шушы вакыт эчендә КВН бәйгеләре күп тапкыр узса да, ачык һавада беренче тапкыр үткәрелүе иде. Фестивальдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләде, командаларга уңышлар теләде.Командаларга бәя бирүче мәртәбәле жюри составында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Татарча КВН редакторы Наил Сәлахов, Татар КВН лигасын оештыручы Фәридә Таштабанова, Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Әһтиев, Татар КВН лигасы чемпионы Йолдыз Гибадуллина, ТР халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов бар иде. Иң элек командалар үзләрен тәкъдим итте һәм кыска миниатюралар күрсәтте. “Разминка” өлешендә командалар жюри членнарының һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде. “Иң яхшы актер” исеме “Мөслим кырмыскалары” командасыннан Наил Хафизовка бирелде. “Иң яхшы актриса” исеменә Әлмәттән “Фән-тәти кызлар” командасы лаек булды. “Иң яхшы мәзәк” номинациясендә Буа һәм Яр Чаллының “Ипи-замба” җыелма командасы җиңде. Командалар арасында беренче урынны “Мөслим кырмыскалары” яулады. Икенче урында – “Алабуга Бум”, өченчедә Зәйнең “Авыл кабартмалары” командалары. Гран-при һәм акчалата премия Балтачтан килгән “Эремчек” командасына бирелде. Районның КВН командалары арасында ел саен беренчелекне яулаучы Метрәй авыл җирлегенең “Кырмыскалар” командасы җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев фестивальдән алган тәэсирләре беләк уртаклашты:– Мөслим республикабызның иң чигендә урнашса да, күрсәтер яңалыкларыбыз да, урыннарыбыз да күп. Бүген безгә республикабызның төрле төбәкләреннән килделәр. Юморны аңлап, амфитеатрны тутырып килгән райондашларыбызга да рәхмәт. Кешене елатуы җиңел, ә менә көлдерүе бик авыр. Киләчәктә дә бердәм булып, шаярып һәм көлеп яшик.– “Әйдә, ШаяРТ” – КВН форматының үзенчәлекле бер юнәлеше. Ул быел зур яңарыш кичерде. Мөслимгә килеп, ачык һавада фестиваль үткәрү – 25 еллык тарихы булган Татар КВН лигасында беренче тапкыр. Әйтергә кирәк, чара бик матур узды. Ә беренче булып башлап җибәрү бик җиңел түгел. Мөслимлеләр сынатмады. Мөслимгә һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.Чыннан да, мөслимлеләр һәр команданың чыгышын кызыксынып, алар тәкъдим иткән миниатюраларны яратып кабул иттеләр. Көчле алкышлар белән хуплауларын белдерделәр. Димәк, җирлегебездә елмая белүче, юморны аңлаучы халык яши.Яшьләр көне кысаларында өченче чара “Нурлыгаян” паркында узды. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Рамил Муллин сәламләде:– Яшьлек яшь белән түгел, ә күңел хәләте белән бәйле. Күңеле күтәренке, кәефе яхшы булса, һәрвакыт шат күңел белән йөрсә, тормыштан канәгать булса, кеше һәрвакыт яшь кала. Шул ук вакытта яшьлек ул – киләчәк. Рәхмәт хөкүмәтебезгә, бүген авылларыбыз, җирлегебез, республикабыз зур үзгәрешләр кичерә. Болар барысы да биредә яшәүчеләр өчен, аларның тормышлары яхшы булсын өчен эшләнә. Күңелләребез һәрчак яшь булсын, һәрвакыт шатланып яшик.Бәйрәмдә яшь гаиләләргә бүләкләр дә тапшырылды. Район башлыгы Мөслимнән биш балалы Римма һәм Николай Карижскийлар һәм дүрт балалы Эльмира һәм Динар Мансуровлар, Үрәзмәттән дүрт бала үстерүче Эльвира һәм Юлдаш Хәертдиновлар гаиләләренә 10ар мең сумлык сертификатлар бүләк итте. Волонтерлар хәрәкәтенең актив членнары Зилия Әһлиуллина, Язилә Латыйпова, Алена Миңнебаева, Алсу Миңнебаева, Ангелина Кинарская, Гөльяз Лотфуллина, Адилә Рәхмәтуллина, Ләйлә Сәгъдиева, Алинә Хәертдинова, Наил Хафизов һәм Айсылу Фәһимова район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Бу көнне мөслимлеләр татар эстрадасының иң талантлы җырчысы Ришат Төхвәтуллинның концертын карап хозурланды

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА, Раушан НИГЪМӘТУЛЛИН.

Динар Нуретдинов, Раушан Нигъмәтуллин. фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев