Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч ай үткәч түләнә башлый

Федераль закон нигезендә эшләүче пенсио­нерлар иминият пенсиясен һәм билгеләнгән түләүне индексацияләнмәгән көе ала. Эштән азат ителгән очракта пенсионерга ул эшләгән чордагы бар­лык индексация дә исәпкә алынган пенсия түләнәчәк.

Арткан пенсияне ул эштән киткәннән соң дүртенче ай­дан ала башлаячак. Бу тәртип Россия Пенсия фондында эшләүче пенсионерлар турын­да иминиятләүчеләрнең ай­лык отчетларын эшкәртү өчен билгеләнгән.

– Әлеге мәгълүматларны эшкәртү нәтиҗәсендә пенсия­не арттыру турында карарлар кабул ителә. Мәсәлән, пенсио­нер февраль аенда эштән китсә, март аенда иминиятләүченең узган ай өчен отчетында ул әле эшләүче буларак исәпләнә. Апрель аенда оешма март ае өчен хисап тотачак һәм ПФРга гражданинның эштән азат ителүе турында мәгълүмат керәчәк. Май аенда Пенсия фонды индексацияләнгән пен­сия түләү турында карар ка­бул итәчәк, ә июнь аенда арт­кан пенсия бирелә һәм эштән киткәннән соң узган өч ай өчен (март, апрель, май) бер тапкыр түләү башкарыла, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Пенсионер эшләүдән тукта­ганнан соң индексацияләнгән пенсия бары тик эштән киткән айдан соң килүче айның берен­че числосыннан гына түләнә (мисалда – март ае).

Һәр эшләүче пенсионер Рос­сия Пенсия фонды сайтында­гы гражданинның шәхси ка­бинетында үзенең шәхси сче­ты турында белешмә алырга хокуклы. Анда ул алган пенсия күләме (индексацияләнмәгән) һәм билгеләнгән пенсия күләме (кабат исәп-хисап ясаганнан соң) күрсәтелә. Өземтәне “Ин­дивидуальный лицевой счет”- “Заказать справку (выписку) о состоянии индивидуально­го лицевого счета” бүлегендә алырга була. Әлеге өземтә элек­трон формада e-mailга яисә кәгазь форматта почта аша җибәреләчәк, диләр пенсия бүлеге белгечләре.

Мөнирә Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев