Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ныклы һәм сәламәт үсенте алу өчен

Иртә уңыш алу өчен чәчәк һәм яшелчә орлыклары чәчү вакыты җитте.

Үсентеләр ныклы һәм сәламәт булсын өчен берничә кагыйдәне белергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” ФГБУ филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.
Эшне үсенте өчен туфрак әзерләүдән башларга кирәк. Торф туфракның кислоталылыгын арттыра, шуңа күрә туфрак катнашмасына бераз акбур кушарга кирәк. Торфны черемә белән дә алыштырырга була. Туфрак сайлагач, аны орлык чәчү өчен әзерләү шарт. Ягъни зарарсызландыру таләп ителә. Туфракны зарарсызландыру өчен марганцовка эремәсе кулланалар. Бер чиләк суда якынча 3 грамм марганцовка кристалларын эретәбез һәм туфракка сибәбез. 
Туфракны зарарсызландыруның тагын бер ысулы – туфракны бик нык кыздыру. Әмма бу ысул бик күп хезмәт таләп итә һәм шактый пычрак эш. Чөнки кыздыруны газ духовкасында башкарырга кирәк. Туфрак катнашмасын металл савытка бушаталар, өстенә кайнар су агызалар, бутыйлар һәм, духовка калаена бушатып, 25 минутка кайнар духовкага куялар. Җылы белән эшкәрткәннән соң туфракны бер атнага якын салкында тотарга кирәк. Туфрак ял итәргә тиеш. Шуннан соң гына туфракка орлык чәчәргә була. 
Орлыкларны кокос субстратына чәчәргә була. Үсентеләр бу субстратны бик “ярата”. Анда орлык череми һәм яхшы үсә. 
Үсенте үстереләсе савытны дезинфекцияләү – чәчүгә әзерлекнең мөһим этапларының берсе. Монда савытның яңа яисә инде файдаланган булуы мөһим түгел – савытның теләсә кайсын дезинфекцияләү шарт. Иң җиңеле – савытны юу. Юганнан соң 30 минутка марганцовка эремәсенә салып торырга, аннан соң чиста су белән чайкатырга кирәк. 
Орлыкны чәчкәнче аларның тишелешен тикшерергә кирәк. Орлыкны тозлы суга салгач, начарлары өскә калкачак, яхшылары төпкә батачак. Тозны бер стакан суга 10 грамм чамасы салырга кирәк. Орлыкларны суда тоту вакыты – 5-10 минут. 
Сәламәт үсенте үстерү өчен орлыкларны да зарарсызландырырга кирәк. Моның берничә ысулы бар. 100 грамм суга 30 грамм сарымсак измәсе салып, сарымсак измәсеннән төнәтмә ясыйбыз. Бу төнәтмәдә орлыкны бер сәгать тотабыз. Икенче ысул: бер процентлы марганцовка эремәсендә орлыкны 20-30 минут тотабыз һәм чайкатабыз. Орлыкны бер тәүлек дәвамында стрептомицин, тетрациклин һ.б. антибиотиклар эремәсендә дә тотып алырга була. Шулай ук 12 сәгатькә 1 литр суга 1 чәй калагы көл һәм нитрофоска кушылган эремәдә, Ризоплан, Фитоспорин М биофунгицидларының берсендә (1 литр суга 10 мл) тотып, чайкатырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев