Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

НЫКЛЫ ГАИЛӘ – НЫКЛЫ ДӘҮЛӘТ

Районда 65 гаиләдә тәрбиягә алынган 140 бала яши. 21 баланы опекага алган 14 гаилә исәпләнә. 28 бала уллыкка-кызлыкка алынган. 100 гаиләдә 123 инвалид бала тәрбияләнә. Авыр хәлдә яшәүче 9 гаилә теркәлгән. Социаль яктан куркыныч 13 гаиләдә 31 бала исәпләнә.

Ил күләмендә эшләүче “Ныклы гаилә” федераль проекты гаилә институтларын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән. “Балачак унъеллыгы” юнәлешендә чаралар программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру – проектның өстенлекле юнәлеше. Районда әлеге проектларны гамәлгә ашыру буенча күп төрле эшләр алып барыла. Аларны оештыруда социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре дә активлык күрсәтә.

Район социаль яклау бүлеге һәм аның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе инвалид бала тәрбияләүче, авыр хәлдә яшәүче һәм социаль яктан куркыныч гаиләләр белән эшли. Әлеге гаиләләрнең тулы базасын булдыру, алар белән нәтиҗәле эшләү максатында паспорт булдырылган. 
– Гаиләләрнең ныклылыгын тәэмин итү, балаларның иминлеген саклау өчен тырышабыз. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Наз” клубын оештырдык. Клуб кысаларында “Без барыбыз бердәм” утырышлары уза. Сәламәтлек һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына “Игелек уят!” волонтерлар отряды активистлары белән бергәләп барабыз, мавыктыргыч чаралар үткәрәбез. Түбән Табын интернат-мәктәбендә дә “Балачак унъеллыгы” проекты кысаларында төрле чаралар оештырабыз. “Мин тормышны сайладым” исемле социаль программа да әлеге максатларда эшләнде һәм уңышлы дәвам итә. Үзләренең тәртипсез яшәү рәвешләре белән балаларының бәхетен урлаган әти-әниләр белән эшләве авыр һәм катлаулы булса да, аларның дөрес юлга басып, акылга килүләрен күрү куандыра. Август аенда, тернәкләндерү чоры узып, эчкечелектән дәваланган, приютта тәрбияләнүче балаларын алып кайтып, аларга яшәү шартлары тудырган бер гаилә исәптән төшерелә. Бу да сөенеч, – ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина. 
Бүлек хезмәткәрләре алимент ала алмаучы гаиләләргә дә бик теләп булыша. Инвалид балалар тәрбияләүче ике әнигә алимент алу өчен кирәкле кәгазьләр тутырырга, белешмәләр алырга ярдәм иткәннәр. Социаль яктан авыр гаилә алар ярдәме белән озак вакытлар алмаган алиментын алу бәхетенә ирешкән. Бүлек тарафыннан оештырылган “Ышаныч балансы”, “Закон нигезендә яшибез”, “Халыкара гаилә көне” акцияләре дә авыр гаиләләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Районыбызда рухи тәрбия һәм әхлак елы кысаларында башланып киткән “Рушат укулары”нда бүлектә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга рухи тәрбия һәм әхлак күнекмәләре бирелә. 
Район опека һәм попечительлек бүлеге тәрбиягә бала алган (алмаш гаиләләр) һәм опекун гаиләләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Тыгыз эшчәнлекнең максаты – әти-әни назыннан мәхрүм булган балаларның икенче гаиләләрдә тәрбиядә, тынычлыкта, бөтенлектә яшәүләрен тәэмин итү, әти-әнисез калган балаларның опекун гаиләләрдә уңай мохиттә, ятимлек ачысын күрмичә яшәүләренә, гаилә җылысында тәрбияләнүләренә ирешү. Бүлек җитәкчесе Рәмилә Смирнова бу хакта түбәндәгеләрне җиткерде: 
– “Балачак унъеллыгы” проекты кысаларында актив эшлибез. Тәрбиягә, опекага бала алган гаиләләр белән очрашу, аларда килеп туган проблемаларны чишү өчен психологлар, юристлар, табиблар ярдәменнән дә файдаланабыз. Яр Чаллыдагы “Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү, алмаш гаиләләрне әзерләү һәм алар белән эшләү үзәге” белгечләре белән даими элемтәдә торабыз. Балалар һәм гаиләләр өчен уртак бәйрәмнәр үткәрү, ялларын оештыру буенча да эшләребез байтак. Быел, мәсәлән, тәрбиягә бала алган ике гаилә Яр Чаллы шәһәрендә “Звездный” лагеренда ял итте. Әлмәт шәһәрендә оештырылучы палаткалы лагерьда тәрбиягә алынган – 7, “Сәләт” һәм “Урман иле” лагерьларында 60ка якын бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайтты. 
“Ныклы гаилә” проектын тормышка ашыру максатында опека һәм попечительлек бүлеге түбәндәге юнәлешләрдә дә эш алып бара: 
- ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнардан алимент түләтү буенча суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә гаиләләр белән очрашулар, кабул итүләр үткәрү, гаиләләрдә булу; 
- әти-әнисез калган балаларны районыбызда яшәүче туганнарына опекага бирү, тәрбиягә бала алучы гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү; 
- 18 яше тулып, тәрбиягә алган гаиләдән чыгып киткән балалар белән элемтәне өзмәү һәм алар белән бәйләнеш булдыру; 
- тәрбиягә һәм опекага алынган балаларга 14 яше тулганнан соң махсуслаштырылган торак фондыннан фатир алу өчен документлар әзерләп, чиратка басуда ярдәм итү; 
- балаларның җәйге ялын оештыру, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына баруда ярдәм итү һ.б. 
“Ныклы гаилә” федераль проекты, “Балачак унъеллыгы” программасы балаларыбызның ныклы гаиләләрдә яшәвен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Гаиләләребез ныклы, бәхетле булганда гына яшәү ямьле. Бары тик шушындый гаиләләрдә үскән балалар гына әти-әни хакын хаклап, туган телебезне, милләтебезне саклап яшәр. 
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев