Нәселдән күчкән шөгыль
Яңа Сәет авылында яшәүче Мирзафатыйх Мирсалиховка “ат җене кагылган” диләр. Авыл кешесе беркайчан да кул кушырып утырмый. Хуҗалыгында дистәгә якын мөгезле эре терлек асраучы Мирзафатыйх абый без килгәндә 24 гектарлы пай җирендә печән чабу белән мәшгуль иде.
– Хуҗалыкта эшләргә дә, атларымны тәрбияләргә дә җитешәм. Авылларда эш юк дисәләр дә, тырышлар тик ятмый. Заманча җиһазландырылган йортта яши, машинасын да ала, балаларына да булыша, – ди Мирзафатыйх абый.
Атчылык белән райондашыбыз 2002 елда шөгыльләнә башлый. Ит җитештерү яки сату өчен түгел. Чабышкы атлар әзерли ул. Шулай булмыйча соң! Бабасы да заманында атлар тоткан. Әтисе – ат караучы Шәех карт исә авылның данлыклы конюхы булган. Балачактан чабышкы атлар иярләгән Мирзафатыйх үсә төшкәч тә атларга булган мәхәббәтен йөрәк түрендә саклый. Үсмер чакта сабантуйларыннан алып кайткан сөлгеләр, атның муенына бәйләнгән кызыл яулыкларның җиңү исен бүген дә хәтерли әле ул.
– Ихатада ике юртагым бар. Каскад атлысына ике яшь тула, Олимпиягә – өч яшь. Быелгы Яр Чаллы Сабантуенда Олимпиям өч яшьлек юртаклар арасында икенче урынны яулады. Җайдак кына түгел, җиңүләргә атлар да сөенә, күзләренә яшь бәреп чыга хәтта. Атларны яраткан кеше генә аларның холкын аңлый, тоя ала, – ди Мирзафатыйх абый.
Мирзафатыйх абыйның уллары Данир белән Нәргиз дә атлар ярата. Егетләрнең сабантуйларда катнашып, җиңү яулаулары әтиләре өчен – иң зур сөенеч. Җәйгелектә атларны Сәет урманнарына алып чыгалар. Утарларда тәрбияләнгән атка урман һавасы бик тансык, ди райондашыбыз.
Мирзафатыйх абый ел саен юртаклары белән төрле бәйгеләрдә катнаша. Быел ул Уфа һәм Казан шәһәрләрендә узган ат ярышларыннан кабаттан җиңү белән кайтты.
– Тормыш иптәшемнең атлар белән мәш килүен күреп, улларыбызга да атлар җене кагылды. Җиденче класста укучы кызыбыз Зәринәгә кадәр атларны үз итә. Юртакларны Чистайның атлар заводыннан алып кайттык. Нәселле, затлы атлар булулары күренеп тора. Җиңүләрне атлар да ярата. Ярышлардан кайткач, атларның биеп торганнарын күзәткәнем бар, – ди Мирзафатыйх абыйның тормыш иптәше Эльвира.
Мизафатыйх абый атлар өчен ярты җанын бирергә әзер. Шулай булмаса, өй ремонтларга дигән акчага да ат алмас иде!
– Чиратта безне тагын зур ярышлар, сабантуйлар көтә! Сынатмаска иде. Атларга дөрес тәрбия булганда, җиңүләр көттерми, – ди Мирзафатыйх абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев