Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәрләргә ихтыяҗ кимеми

Мөслим политехника техникумын быел 34 укучы тәмамлый. Аларның 11е – эретеп ябыштыручы, 23е тракторчы-машинист белгечлеге алып чыга. Алар арасында Азнакай, Минзәлә, Актаныш, Сарман районнары егетләре дә бар.

 Укучыларның күбесе техникумга 9 класс белем белән килә. 2019-2020 уку елында 182 укучы белем алды. Аларның 158е  Мөслимебез  егет-кызлары булса, 24е күрше районнардан килеп укыды. Техникумда алдагы уку елында тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә тагын ике белгечлек өстәләчәк. Аларның берсе пешекче-кондитер эше булса, икенчесе – авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеге. Бу төр белгечлекләргә  уку вакыты да бер елга күбрәк – 3 ел 10 ай укыйсы була, – ди техникум җитәкчесе Илнар Миргалимов.
 

Техникумда яңа төр һөнәрләр тагын артыр дип көтелә. Алга таба автомеханик, җәмәгать туклануы технологы, электрик белгечлекләрен алу,  кыска вакыт эчендә яңа һөнәрләр  үзләштерү,  квалификация күтәрү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. 2021нче елның 1 сентябреннән Түбән Табын  интернат-мәктәбе  укучыларына  да  техникумда  уку мөмкинлеге булачак. Алар, 1 ел 10 ай укып, штукатур-маляр белгечлеге алып чыгачаклар. 
Балаларга бүгенге көндә 8 укытучы һәм 13 мастер белем бирә. Мөстәкыйль уку йорты булгач, эшләве дә күпкә җиңелрәк, ди укытучылар. Сер түгел, элек техникумда укырга атлыгып торучы булмады. Мәктәптә начаррак укыган малайларны әти-әниләрнең: “Укымасаң, СПТУга җибәрәбез!” дип куркытканын әз ишетергә туры килмәде. Хәзер вәзгыять башка.  Районыбызны эшче кадрлар  белән  тәэмин  итүче  уку йорты җирлегебез өчен кирәкле белгечләр әзерли. Басу-кырларда комбайн иярләгән механизаторлар, тракторчылар, шоферлар, оешма-предприятиеләрдә эретеп ябыштыручы  булып эшләгән ир-егетләр, җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт куйган хатын-кызлар барысы да техникумда белем алган.

 

–Техникумга мин Мөслим урта  мәктәбенең 9 классын тәмамлап килдем. Тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем, тиздән кулыма диплом алам. Уку вакыты сизелми дә үтеп китте. Укытучы апа-абыйларыбыз туганнарыбыз  кебек  якын.  Аерылышу авыр булачак. Укуны Казанның авыл хуҗалыгы академиясендә дәвам итәргә уйлыйм. Агрономия һәм инженерия факультетында белем алып, Мөслимгә эшкә кайтырга  исәбем, – ди Иске Вәрәш  авылы егете  Назыйл Замалов. 
Һөнәри уку йортларында  укучыларны  автобус  белән тәэмин итү каралмаса да, егеткызларны биш юнәлештә автобус йөртә. Дәресләрдән соң балаларның һәрберсе төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Тормыш һәм сәламәтлек дәресләре дә түгәрәк эше кысаларында үткәрелә. Яхшы укыган һәр укучыга ай саен 475 сум күләмендә стипендия  түләнә. Яшәү  һәм уку өчен бөтен шартлар тудырылган, 128 балага исәпләнгән тулай торак та булачак. Техникумның элеккеге тулай торагы урынында заманча һәм бөтен кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган практика үтү кабинетлары эшли. Укучылар биредә  үз  белгечлекләре буенча хезмәт серләренә өйрәнә.

 

– Политехника техникумы – егет-кызлар өчен тормышта беренче чирканчык алу урыны. Һөнәрең буенча шәһәр җирендә дә,  авылда да эшкә урнашу мөмкинлеге зуррак. Мин эретеп ябыштыручы белгечлеге алдым.  Производство  практикасын “Агромастер” җитештерү компаниясендә уздым, эшләп тә карадым. Бик ошады. Алга таба укуны Казан авыл хуҗалыгы академиясендә дәвам итәргә уйлыйм, – ди Мөслим егете Ренат Шәңгәрәев. 
Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бервакытта  да  кимемәде. Хуҗалыклар,  оешмапредприятиеләр  өчен  кирәкле кадрлар  әзерләүче  уку  йорты егет-кызларыбызны үзенә тарта.

Лилия Шәймиева.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев