Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәрләр күп – кайсын сайларга?

Һөнәри белем бирүче уку йортлары укучылары арасында ел саен төрле конкурслар үткәрелә. Шундый конкурсларның чираттагысы Казан шәһәренең "Международный колледж сервиса" дигән урта һөнәри белем бирү уку йортында "World skills Russia" тарафыннан оештырылган иде. Бәйгедә Татарстанның ун һөнәри уку йортларында укучы пешекче егет-кызлар катнашты. Безнең көллият данын Лилия Закированың укучысы Фирст...

Чемпионатның экспертлары арасында халыкара эксперт Стив Миннион да (АКШ) катнашты. Мондый ярышлар һөнәр үзләштерүче яшьләр өчен бик файдалы: укучылар үзләренең осталыкларын сыныйлар, хезмәт юлларын дөрес сайлауларына ышанычлары арта, тырышыбрак укырга, эзләнергә стимул барлыкка килә.

Бүгенге көндә пешекче һөнәренә сорау аеруча зур. Димәк, бу юнәлештә һөнәр үзләштерүчеләр уку йортын тәмамлагач та эшсез калмас, дигән ышаныч бар.

Ә мәктәп тәмамлаучы укучы егет-кызларыбыз колагына әйтәсе килгән сүзем шул: Мөслимдә урнашкан Бөгелмә аграр көллиятенең ишекләре сезнең өчен ачык. Киләчәк өчен ышанычлы хезмәт юлы сайларга уйлыйсыз икән, безгә килегез. Урта һөнәри белемне, әти-әнидән ерак китмичә, үз җирлегебездә дә алырга була. Рәхим итегез!

Мөнирә Бәдретдинова,

Бөгелмә аграр көллиятенең 2 нче филиалының производствого өйрәтү мастеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев