Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри керемгә салым түләүчеләр игътибарына

Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында 2019нчы елның 1 гыйнварыннан “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы булдырылды.

Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында 2019нчы елның 1 гыйнварыннан “Һөнәри керемгә салым” (алга таба – НПД) махсус салым режимы булдырылды. Бу 422-ФЗ санлы (27.11.2018) Федераль законга нигезләнеп эшләнде. Әлеге законның 5 маддәсе 1 бүлеге нигезендә махсус салым режимына күчәргә теләк белдергән физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, НПД салым түләүче сыйфатында салым органында учетка басарга тиеш.

НПД салым түләүче сыйфатында учетка басуны раслау максатында, шулай ук НПД салынучы керемнәрнең суммасы турында мәгълүмат алу өчен www.npd.nalog.ru сайтында (16+) урнаштырылган “Мой налог” мобиль кушымтасында һәм “Мой налог” веб-кабинетында әлеге салым түләүчеләр

1) физик затның һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында учетка басу (учеттан төшү) турында (КНД 1122035);

2) һөнәри керемгә салым буенча исәп-хисапның (керемнәрнең) торышы турында (КНД 1122036) белешмәләрне электрон рәвештә формалаштыра ала. Формалаштырылган белешмәләргә Россия Федераль салым хезмәтенең электрон имзасы куела.

Н. Гыйлаҗиева,

РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев