Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәр осталары үсә

Айбар Хамматов – Минзәлә районының Тегермәнче авылы егете. Мөслим аграр көллиятенең эретеп ябыштыру бүлегендә 2 курста укый. Егет үз һөнәренең остасы булыр кебек. Шулай булмаса, һөнәри осталык буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен үткәрелүче “Абилимпикс” региональ чемпионатында икенче урынны алмас иде.

– Миңа аграр көллияттә бик ошый. Укытучылар һөнәрнең нечкәлекләрен җентекләп аңлата, – ди Айбар. – Бәйгедә башта каушап калдым, аннан үземне кулга алдым, биремне тырышып үтәдем. 
– Айбар белән күп шөгыльләндек, шуның нәтиҗәсе буларак икенче урынга чыктык. Киләсе елда да катнашырга җыенабыз, – ди Айбарның укытучысы – аграр көллиятнең эретеп ябыштыру эше укытучысы Мизхәт Мөхәммәтов (рәсемдә). 
Әзерлек эшләрен башлаганнар инде. Осталыкны арттырып, җиңәргә исәплиләр. Шунысын да әйтергә кирәк: узган ел аграр көллият укучысы Фаиз Хаҗиев та әлеге бәйгедә икенче урынга лаек булган иде. Фаиз да – Мизхәт Мөхәммәтовның укучысы. 
Эретеп ябыштыруның төрле ысуллары бар. Аграр көллият укучылары аларның һәрберсен өйрәнә. Һөнәргә өйрәнү вакыты – 2 ел да 10 ай. Бүген аграр көллияттә 30дан артык егет эретеп ябыштыру серләренә төшенә. Көллият укучыларыннан тыш мәктәп балалары да эретеп ябыштыру осталыгына өйрәнә. Мәктәп укучылары өчен аграр көллияттә махсус техник иҗат түгәрәге эшли. 
– Түгәрәккә, гадәттә, 10-15 бала языла, әмма күбесенең сабырлыклары җитми, – ди көллиятнең эретеп ябыштыру эше буенча укытучысы Евгений Басорин. – Теләкләре зур булган, максатчан укучылар гына ел ахырына кадәр шөгыльләнә. 
Мөслим урта мәктәбе укучысы Салават Фәттахов та көллияткә дәресләрдән соң килә. Салават узган ел Worldskills форматында юниорлар арасында узган региональ чемпионатта өченче урынны алды. Быел яз ул үзен националь чемпионатта сынады. Көзен, региональ чемпионатта зурлар (17-22 яшьлекләр арасында) категориясендә катнашып, 5 урынга чыкты. 
Салаватның абыйсы Алмаз Фәттахов узган ел әлеге бәйгедә өченче урынны алган. Алмаз, укуын тәмамлап, “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшли. 
– Аграр көллият укучылары әлеге бәйгедә 2014 елдан бирле катнаша. Беренче булып Рәмис Ханов үзен сынады, – ди Евгений Басорин. – Максатчан, тырыш егет. Әти-әниләре дә аңа терәк булды, ярдәм итте. Нәтиҗәдә Рәмис, өченче урын алып, эретеп ябыштыру компетенциясе буенча Татарстанның җыелма командасы составына керде. Алмаз Фәттахов та шундый: аны эшеннән аерып булмый. Алмаз чемпионатта ике тапкыр катнашты. Беренчесендә урын ала алмады, аннан, ел дәвамында шөгыльләнеп, 3 курста өченче урынга чыкты. 
Мондый төр бәйгеләр һөнәри осталыкны арттырырга мөмкинлек бирә. Егет-кызлар өчен бу – үз өстендә эшләү, белемен арттыру, күнекмәләрен ныгыту өчен стимул. Шул ук вакытта үсү, камилләшү, һөнәренең остасы булып танылу мөмкинлеге дә. 

Римма Афзалова. 
Динар Нуретдинов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев