Татарстанда мөгезле эре терлеккә мәҗбүри вакцинация үткәреләчәк. Бу хакта бүген журналистларга Игенчеләр сараенда узган матбугат конференциясендә Татарстанның Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Мөгезле эре терлек авырулары буенча күршеләрдә нодуляр дерматит чире таралды. Моны истә тотып, без, авыру бездә дә таралмасын өчен, муниципаль районнарда кисәтү чаралары уздырабыз. Чөнки безнең өчен бу шактый җитди проблема булырга мөмкин. Бездә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1 миллионнан артык. Самара, Саратов, Оренбургта терлек күбрәк шәхси хуҗалыкларда булса, бездә бит күмәк хуҗалыклар. Кемдәдер - 1500, кемдәдер - 3000 баш. Шуңа күрә, без мөгезле эре терлеккә елга ике тапкыр мәҗбүри вакцинация кертү карарын кабул иттек. Бу якынча 850 мең баш мөгезле эре терлек.
Киләсе елга вакциналар буенча федераль бюджетка мөрәҗәгать итәчәкбез. Быел республика казнасыннан акча табарга тиеш булачакбыз", - дип билгеләп үтте министр.
Ул моның өчен быел 10-12 миллион сум акча кирәк булачагын әйтте.
Белешмә өчен: Нодуляр дерматит авыруы ничек башлана? Лимфа системасы зарарлана, бизгәк тота, тире астындагы күзәнәкләр, эчке органнар җилсенә, шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлек авырый башлауга аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә, тиресе бозыла. Авырудан терлек үлә.
Нет комментариев