Никах
Инсафны да өстерәп төшерделәр. Мине читкәрәк илтеп, бер агач төбенә ташладылар. Инсаф мыгырдап кычкырына, берни дә аңламыйча, тузына башлаган иде, тәгәрмәч кырына бәйләп тә салдылар үзен.
(Повестьтан өзек)
...Менә әле Самарада ары чабып, бире чабып, колхозга әллә никадәр запчасть, кыйммәтле буяулар алдык. Акча да артып калды. Инсафның сөйләшә белүе инде. Колхоздан алган бер фляга бал да бетмәде. Кайтырга чыктык.
Инсаф, гадәте буенча, бер яртыны түңкәрде дә гырлап йоклап та китте. Юл әйбәт, машина матур гына эшли. Эсселек сүрелә төште. Көн кичкә авышты. «Юлдан читкәрәк кереп, берәр авыл янында машинада гына ашап, ял итеп алырга кирәк», дип уйлыйм. Тик әнә ул арттан килгән «джип» күңелгә тынгылык бирми. Ни узмый, ни артта калмый. Мин бөтенләй акрын бара башладым. Бара торгач, узып китте. Шулай да шүрләтә бераз. Машина тулы дефицит запчасть, төрле буяулар. Җитмәсә, кесәдә ару гына акча да бар. Теге «джип» тау артына ышыклангач, борылып, бер бәләкәй генә урман читенә кереп киттем. Якында гына авыл, елгасы да шәп, матур күренә. Шушында туктап, тамак туйдырып, ял итеп алырга кирәк. Көне буе Самарада ары чабып, бире чабып арыткан. Күз дә йомыла башлады. Ял иткән баш белән тиз арада кайтып та җитәрбез, Аллаһы боерса.
Әни әзерләгән юл ашларын паяльный лампа астында җылыттым да, тамак ялгап, йокларга яттым. Инсафны ашарга уятып караган идем, ул торып, тагын бер стакан җибәрде дә тагын йоклап китте. Караңгы тиз төште. Мин төрле уйларга бирелеп ятам. Инсаф колак төбендә гырлый, туптан атсаң да, уянмый хәзер. Кешенең рәхәт, бер кайгысы юк. Шулай уйлана-уйлана, КамАЗның өске киштәсендә йокыга талдым.
Төнлә, нишләптер, дертләп уянып китсәм, ни галәмәттер, тәгәрмәчтән пышылдап тын чыга. Әллә тишелде микән? Йөк тә болай бик авыр түгел иде бит. Нәрсә булды икән дип, Инсафның өстенә басмаска тырышып, кабинадан төштем. Ә тәгәрмәч чыгара. Шырпы сызып карамакчы булган идем, кемдер арттан башка китереп сукты. Эх, шушы башны, теге контузия галәмәте инде, баш бәрелдеме – аяклар киреләнеп, атламас хәлгә килә дә куя. Әле дә аңны югалтмадым, тик аяклар тотмагач, гөрселдәп җиргә аудым. Шунда берсе:
– Монысы әзер, – диде.
Инсафны да өстерәп төшерделәр. Мине читкәрәк илтеп, бер агач төбенә ташладылар. Инсаф мыгырдап кычкырына, берни дә аңламыйча, тузына башлаган иде, тәгәрмәч кырына бәйләп тә салдылар үзен. Авызына да берне бирделәр, ахры. Шундук тынып калды. Нәрсә булыр? Берни эшләр хәл юк. Әзрәк баш җибәрмичә, мин атлый алмаячакмын. Моңарчы да бу хәлнең кабатланганы бар иде. Шулай күрше Әкълимә әбинең тәпәш ишеге кәсәгенә башны бәргәч, бер сәгатьтән артыграк аяксыз булып яттым. Әле дә шулай. Ятам, тизрәк баш җибәрсен иде, дип. Үзем күзәтәм: ничәү болар? Әһә, дүртәү икән. Берсе телефон аша кемнедер чакыра. Шуннан выжлап, теге «джип» килеп туктады. Утларын ярым сүндергән. Руль артында бер хатын-кыз утыра. Бу дүртәүгә команда бирә.
– Йөкнең документларын монда китерегез тизрәк! – ди.
Минем түш кесәсен актарып, бар булган документларны алып киттеләр, һушны җуйган кеше кебек тик кенә ятам, чөнки тагын берне башка тондырсалар, минем аяклар бөтенләй йөрмәячәк һәм озакка. Тиздән безнең янга тагын бер КамАЗ килеп туктады һәм безнең йөкне теге дүрт әзмәвер үзләренең КамАЗына төйи дә башлады. Тегеләрнең мәш килүеннән һәм караңгылыктан файдаланып, мин җайлап кына шуыша-шуыша, моннан таю ягын карыйм. Тизрәк юлга чыгып, милиция йә ГАИ чакырырга кирәк.
Тик ятсаң, үтереп китәргә дә күп сорап тормаслар. Иман юк боларда. Җай гына шуышып, «джип» машинасы яныннан үтеп барам. Эчкә күз салам, эче ярым караңгы. Теге хатын безнең паспортларны, документларны актарып утыра. Машинада бүтән кеше күренми. Әзрәк шуышкач, әллә җиргә төшкән чыкка суланып, әллә бүтән сәбәбе булды, башымның авыртуы бетеп киткән кебек тоелды. Торып бастым, аяклар да тыңлый башлады. Шунда башка бер уй килде. Теге КамАЗдагыларга, әлбәттә, көч җитмәячәк. Әмма бу чебек кенә кызны машинадан чыгарып очыру миңа берни тормый. Шулай итәргә дә «джип»ны алып качарга. Тегеләр КамАЗдан төшеп, йөгереп килеп җиткәнче, машинаны кыздырып, тизлек җыеп өлгерәчәкмен, ара шактый гына.
Кулга тотарга ипле генә берәр нәрсә эзли башладым. Урман кыры бит, җилле генә бер агач кулга эләкте. Ныклы күренә болай. Кеше үтерерлек булмаса да, исәңгерәтергә була. Агач кулга эләккәч, күңелне бер үҗәтлек биләп алды. Агачны әзер тотып, үләннәрне кыштырдатмаска тырышып, «джип» янына килдем. Теге хатын дигәнем чибәр генә икән үзе. Шофёр утыра тиорган ягына утырган да иелеп, бәләкәй кул фонаре яктысында минем паспортны актара. Килгәнемне сизмәде. Шунда ярымачык ишекне каерып ачып, агач кисәге белән берне тегенең җилкә тамырына «ямадым». Ул пассажир урындыгына авып төште. «Эх» тә итмәде. Аякларыннан сөйрәп, пассажир утыра торган якка аудардым. Ачкыч урынында иде. Дулкынланудан калтыранам. «Джип» «ә» дигәнче кабынды, тизлеккә салган көе кузгалып та китте. Утны яндырып, КамАЗлар яныннан чажлап үтеп тә киттем. Теге бандитлар һушларына килгәнче, урман юлыннан асфальтка барып та чыктым. Кайсы якка китәргә? Иң яхшысы – кирегә, Самара ягына, анда 40-50 чакрым арада бер ГАИ посты калган иде. Мөгаен, анда дежур ГАИ хезмәткәре торадыр, тизрәк шунда барып хәлне сөйләп бирергә һәм бу бандитларны тотарга кирәк.
Шулай уйлана-уйлана, биш-алты чакрым да китеп өлгермәдем, теге хатын ыңгыраша башлады. Вәт зәхмәт, хатын- кыз башы белән кеше талап йөрсен инде. Милициягә илтеп тапшырыйм әле. Кемне бит әле? Элекке әфганчыны таларга уйлаганнар...
Әлеге китап редакциядә сатуда бар.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев