Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнием-алтыным!

Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә шул исем астында бәйрәм кичәсе узды. Кичәгә кунак итеп интернат тормышында актив катнашучы, берсеннән-берсе матур, сәләтле, тәрбиягә алган балаларына ана назы, ана җылысы бүләк итүче әниләр чакырылган иде.

Мәктәп залында әниләрнең кул эшләреннән, алар пешергән ризыклардан күргәзмә әзерләнгән. Күбәктән Илфира Камалова чиккән картиналар күз явын алырлык! Ул картиналары белән төрле күргәзмәләрдә катнаша, дус-туганнарына бүләк итәргә ярата.
Олы Чакмактан Илүсә Гарипованың чәк-чәген күреп, бәйрәмдә катнашучылар “ах” итте. Аның чәк-чәкләрен мөслимлеләр генә түгел, ә Казан, Мәскәү кебек шәһәрләрдә, чит илләрдә дә беләләр икән. Илүсә ханым: “Мәскәүгә генә дә 12 поднос чәк-чәк пешереп җибәрдем”, – ди.
Раушания Кәлимуллина шигырьләр язарга ярата. Күңелендәге хисләрне ул шигырь юлларына сала. Бәйрәмдә дә шигырьләрен укыды Раушания ханым.
Венера Нәҗмиева кечкенәдән үк тегәргә, бәйләргә оста. Әлеге шөгыле белән бүген дә күпләрне шатландыра. Бәйләгән башмакларын, урындык япмаларын, мунчалаларны башкаларга да бүләк итә ул.
Диния Миркасыймова аш-суга оста булуы өстенә биергә-җырларга ярата. Озак еллар балалар бакчасында эшләгән, бүген – лаеклы ялда. Тормыш иптәше белән алар өч бертуганга әни-әти җылысы бүләк иткән.
Менә шундый әниләр белән таныштык бәйрәм кичәсендә. Балалар кунакларга моңлы җырларын, дәртле биюләрен, матур шигырьләрен бүләк итте. Бәйрәм ахырында үзләре ясаган чәчәк бәйләмнәрен әниләренә, интернатта эшләүче апаларына тапшырды. Интернат директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Диана Шакирова һәр әти-әнигә рәхмәтен җиткереп, интернат тормышында актив катнашучы Гөлназ Харисовага һәм Кәлимуллиннар, Камаловлар, Ямалиевлар, Сәетгәрәевләр гаиләләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев