Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек котылырга?

Сукыр тычканнар җир-түтәл өстендәге уңышка зыян китерми, тамыразыклар белән тукланмый. Әгәр андый хәл күрәсез икән, аны­сы – кара тычкан эше.

Сукыр тычканнар суал­чан, май коңгызы һәм аю чикерткә эзләп, җир астын чокып йөри. Юл ярганда алдындагы ар­тык туфракны җир өстенә чыгара. Әгәр чокып үтеләсе җирдә яшелчә-җимеш үсә икән, билге­ле, аларның тамырларына зыян килүе ихтимал. Шуңа күрә бакчагызда сукыр тычкан эзләрен күрү белән тиз арада алардан котылу яисә уча­стогыгыздан читкә озату юлларын карагыз. Аның берничә ысулы бар.

Балык башын иснәтегез

Сукыр тычканнар закон тарафыннан сакланган җан ияләре исемлегендә. Алардан тыныч юл белән котылуның иң ышанычлы әмәле бар. Сукыр тычкан оясына сельдь балыгы башын ташлагыз.

Сукыр тычканнар – дөм сукыр җан ияләре. Алар исне бик ерактан сизә. Сельдь балыгы исләнә баш­лау белән җир асты кунаклары бу эздән генә түгел, ә элекке ояларын да шактый урап йөри башлая­чак. Әлбәттә, җир астыннан. Мондый балыкны күбрәк кулланган саен, сукыр тычкан килә алма­ган җирләрегез күбрәк булыр.

Сәгать тә ярдәм итәр

Сукыр тычканнар тынычлыгын бозарга телисез икән, “будильник” сәгать кулланырга мөмкинсез. Аның көненә ике тапкыр шалтыравы да җитә, сәгать тавышы җир асты кунакларының тынычлыгын бай­так вакытка оныттырачак. Алар мондый кискен һәм шарылдавыклы тавышны яратмый. Иң кызыгы – алар сәгать шалтыраган урынны хәтерләрендә са­кларга сәләтле, ди белгечләр.

Ауны ничек салырга?

Җирне чокып урнаштырылган пыяла яисә пла­стик савытлар, металл сеткалар да ышанычлы ау бу­лып тора. Аларның авызын җир өстеннән 2-3 санти­метр түбәнрәк төшереп күмәргә кирәк. Билгеле, бу ауны сукыр тычкан юлына куйсагыз, ышанычлырак булыр. Гадәттә, алар бер салынган юлдан йөри. Су­кыр тычканнар әлеге савытка төшкәч, әсирлектән котыла алмый. Франциядә, мәсәлән, сукыр тыч­каннарга каршы нинди дә булса агулы матдә кулла­ну тыелганлыктан, паркларда һәм бакча участокла­рында бары тик югарыда телгә алынган алым гына рөхсәт ителә. Бакчачылар мондый ау бик ышаныч­лы дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев