Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибарны ничек мөһим әйберләргә генә юнәлтергә өйрәнергә?

ИДС - игътибар дефициты синдромы буенча бөтен дөньяга билгеле белгеч, Эдвард һэллоуэлл фикеренчә, без, юк-барга күп вакытыбызны сарыф итеп, чын тормыштан читтә калырга мөмкинбез. Психологлар тормышны яхшырак күрергә, күбрәк аңларга һәм тырышлык белән генә түгел, ә акыллы итеп тә эшләргә киңәш итә. Шомлы билгеләр Кеше белән сөйләшкәндә аны "кыскасы" яки...

ИДС - игътибар дефициты синдромы буенча бөтен дөньяга билгеле белгеч, Эдвард һэллоуэлл фикеренчә, без, юк-барга күп вакытыбызны сарыф итеп, чын тормыштан читтә калырга мөмкинбез. Психологлар тормышны яхшырак күрергә, күбрәк аңларга һәм тырышлык белән генә түгел, ә акыллы итеп тә эшләргә киңәш итә. Шомлы билгеләр Кеше белән сөйләшкәндә аны "кыскасы" яки "тизрәк сөйлә" дип еш бүлдерәсезме? Кызыклы сериал яки фильм караганда смартфоныгызны кулга еш аласызмы? Кешеләрне тыңламыйсыз, игътибарлы булып кыланасыз гынамы? Юк-бар өчен дә кәефегез төшәме? Игътибарыбыз тупланганлыгын тәмам югалттымы? Шул сәбәпле сезгә кайвакыт бер нәрсәгә 10 минуттан артык игътибар итү авыр була башладымы? Болар - игътибарлылык дефициты синдромының беренче билгеләре. Уртача алганда, гади бер кеше эш көне дәвамында сигез сәгатенең икесен диярлек бушка әрәм иткәнен белә идегезме? Бушка үткәргән вакытының яртысын ул бер сайттан икенчесенә күчеп уздыра. Гади кеше көн дәвамында 200 тапкыр игътибарын читкә юнәлтә. 118 тапкыр безнең тиктормас кулларыбыз смартфонга, телефонга үрелә, 52 тапкыр безне дуслар, якыннар һәм хезмәттәшләр онытылырга мәҗбүр итә, ә калган 30 ында без көнкүреш ихтыяҗлары өчен эштән бүленәбез. * Игътибарлылык һәм концентрацияне ныгытуның иң җиңел ысулы - элек беркайчан да эшләмәгән берәр нәрсә белән шөгыльләнә башлау. Мәсәлән, үзенчәлекле бию дәресләренә язылыгыз, берәр чит тел өйрәнегез, бөтенләй күрмәгән-ишетмәгән тәмле ризык әзерләп карагыз. Яисә амбидекстер булып карагыз: ике кулыгыз белән дә язарга яки куллар белән һавада берьюлы төрле фигуралар сызарга (уң кул белән - ромб, сулы белән - әйләнә, ә аяклар белән - өчпочмаклар) өйрәнегез. Хәзерге заман кешесе иртән уянса, кичен йокларга ятса, телефонга үрелә. Без гади уяткычлар турында оныта яздык инде. Интернетка тоташмаган, е- таН җибәрә белмәгән һәм сезгә иртәнге аш әзерләргә өйрәтә алмаган бер гади уяткыч куегыз. Ә телефонны йокларга ятканда иң ерактагы өстәлдә калдыру хәерлерәк булыр. Яраткан эшегезне табыгыз Игътибарлылык өчен көрәштә тагын бер киңәш. Игътибарны читкә юнәлдермим дисәгез, өч критерийга туры килгән шөгыль белән мәшгуль булырга кирәк. Димәк, уңышлы эш урыны ул: сөз яраткан, сез яхшы итеп эшли алган, яхшы хезмәт хакы түләнә торган урын. Әгәр хәзерге эшегез бу критерийларга туры килми икән, игътибарны гел читкә юнәлдереп үткәргән вакытыгызны яхшы эш эзләүгә багышлау дөресрәк булыр. Энтропия белән көрәшегез Безнең баш мие шулай корылган инде: әгәр берәр җирдә структура юклыгын күрә икән, ул шунда ук борчыла башлый. Ул бөтен җирдә дә структура табарга тели: аңа бөтен эшләрнең дә көндәлеккә теркәлгән булуы кирәк, ул компьютерның эш өстәлендә дә, шкафыгызда да тәртип урнаштырырга хыяллана, аңа көннең төгәл расписаниесе кирәк, ул аны кайчан ашатачакларын аңларга тиеш. Бүлмәдәге тәртипсезлекнең тазарып китү белән бәйле булуын белә идегезме? Бу мантыйкка сыя торган бәйлелек: тәртипсезлек күбрәк булган саен, стресс һәм энтропия дә күбрәк. Шуңа күрә, иренмәгез, бөтен җирдә дә структура булдырыгыз. Эмпатия турында онытмагыз Концентрация туплауда булыша торган тагын бер нәрсә! Эмпатия һәм кешеләр белән тирән, гармонияле мөнәсәбәтләр безне сабыр һәм игътибарлы итә. Без башкалар турында кайгыртканда, үзебезне тынычрак һәм бәхетлерәк хис итәбез. Димәк, игътибарны саклауның тагын бер ысулы - башка кешеләргә ихластан булышу теләге. Нәтиҗәдә Бүгенге җәмгыятьтә үз аңың белән идарә итә, аны кеше кушканча түгел, ә үз ихтыяҗларыңа туры китереп үстерә, файдасыз мәгълүмат, мәгънәсез идеяләр һәм буш сүз боткалары чоңгылына эләгүдән саклый белү искиткеч мөһим. Яңа идеяләр уйлап табып кына калмыйча, аларны чынга ашыру мөмкинлеген дә бирә торган сәләтне үзегездә булдырсагыз, сез башкаларга үз тормышыгызга кысылырга ирек бирмичә, яшәешегез белән идарә итә алачаксыз. Игътибарыгызны яхшы идеяләргә юнәлтегез, һәм тормышыгыз белән чын-чынлап үзегез идарә итә башлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев