Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәфесен тыймагач

Якташыбыз алкоголь продукциясен рөхсәтсез саткан өчен хөкем ителде.

Район прокуратурасы 59 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 171.4 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Югары Табын авылында яшәүче хатын-кыз алкогольле һәм спиртлы азык продукциясен законсыз ваклап сатуда гаепләнә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Гаепләнүче 2020нче елның 13 мартында 21 сәгать 48 минутта матди табыш алу максаты белән өеннән бер шешә спиртлы продукция сата, дип билгеләнә суд утырышында. Сатып алучысы “Тикшерү өчен сатып алу” оператив-эзләү чарасында катнашучы була. Ул 200 сумга 0,375 литрлы бер шешә товар ала.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд, дәүләт гаепләүчесенең позициясен һәм гаепләнүченең характеристикасын исәпкә алып, аны гаепле дип тапты һәм өч айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Бу чорда хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылачак, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев