( "Татар-информ"). Автоматлаштырылган Juno станциясе Юпитерны билбау сыман әйләндереп алган болытлар сурәтен алган. Бу хакта РИА "Новости" NASA сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Сурәт узган елның декабрендә төшерелгән, диелә аэрокосмик агентлыгы сайтында. Җайланма планетадагы болытлар пигыннан 13 чакрымлап ераклыкта булган.
Juno ("Юнона") зонды Канаверал борыныннан 2011 елның августында җибәрелгән булган. Аппарат Юпитер әйләнәсендәге тотрыклы орбитага биш елдан соң гына чыккан.
Нет комментариев