Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотиклар упкынга илтә

26 июньдә Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Наркотик матдәләр ри­зыклар составында да бар. Бер чынаяк чәй, кофе, ко­ка-кола белән организм­га кофеин, шоколадтан – теобромин, кефирдан – этил спиртлы, тәмәке төтененнән никотин эләгә. Әлеге продуктларга нарко­тик матдәләр бик аз микъ­дарда кушыла. Мәсәлән, кефирда этил спирты бар, ләкин кефир эчкән кеше аны сизми. Куәтле спирт­лы эчемлек кабул итсә, кеше бик тиз исерә.

Наркотик – грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдә бәйлелек барлыкка китерә. “Наркотикларның аерым төрләрен куллану зыян ки­терми” дип уйлаучылар бик нык ялгыша.

– Наркотик эйфория­се 1-5 минут дәвам итә. Ан­нан хәлсезләнеп кала, сата­ша башлый яки йоклый. Кур­кыныч төшләр күрә. Бу 2-3 сәгать дәвам итә. Бер айдан соң наркотиклар кулланучы әлеге матдәдән башка яши алмый башлый, – ди район поликлиникасының профи­лактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина.

Яшүсмерләргә нарко­тик матдәләрне сынап ка­рарга инандырырга тыры­шучы “киң күңелле абзый­лар” очрап тора. “Бер тап­кыр гына булса да авыз итеп кара. Моңардан берәүнең дә үлгәне юк әле” яки “Син кур­какмыни?” дип, яшьләрнең “йомшаклыгыннан” файда­ланалар.

– СПИД белән авыручылар саны арта. Әлеге авыруны нигездә наркоманнар тара­та. СПИДның беренче чират­та эшкәртелмәгән шприцлар аша таралуы расланган, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Табиблар әйтүенчә, нар­команнар арасында 30 яшькә дә җитә алмыйча якты дөнья белән хушлашучылар күп. Наркоманнар күп оч­ракта артык доза куллану­дан, дистрофиядән, йөрәк эшчәнлеге бозылудан, йо­гышлы авырулардан, гепа­титтан, СПИДтан үлә. Акыл­лы кеше үз гомерен кыскар­тмый!

Яшүсмерләр арасында рәсми теркәлгән берничә йөз мең наркоман исәпләнә. Чынбарлыкта бу сан берничә тапкыр зуррак булырга мөмкин. Балигъ булмаган­нар арасында наркотиклар­дан үлүчеләр саны соңгы си­гез елда 42 тапкыр арткан!

Мөслим районы нарко­логик ярдәм күрсәтү буенча Яр Чаллы наркология дис­пансерына беркетелгән. Биредә стационар, медици­на-социаль һәм амбулатор тернәкләндерү үткәрелә. Наркологта исәптә то­ручы пациентлар өчен дәвалану бушлай. Аноним дәваланырга да мөмкин. Безнең җирлеккә нарколог хезмәтен Тәлгать Бешимов күрсәтә.

– Бүгенге көндә районның наркология кабинетында алкоголь һәм наркотиклар куллануга бәйлелек син­дромы белән 117 кеше дис­пансер исәбендә тора, – ди баш табибның халыкка ме­дицина хезмәте күрсәтү бу­енча урынбасары Рәйханә Әхкыямова.

Ун кеше наркотик (пси­хотроп) матдәләр куллануга бәйлелек буенча диспансер исәбендә тора. Билгесез нар­котик матдәләр куллануга бәйле профилактик исәпкә 13 кеше куелган. Нарколо­гия кабинетына исәпкә куел­ган пациентларга чикләүләр бар. Алар машина йөртә, сак хезмәтендә эшли алмый, корал, төрле механизмнар белән бәйле эшләрдә, кон­вейерда эшләү рөхсәт ител­ми.

Берәүләр авырлыклар­ны кызыклы шөгыль белән җиңсә, икенчеләр наркоти­кларга үрелә. Икенче юл уп­кынга илтә!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев