Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотик матдәләр. Кулланучылар юк, сатучы бар!

Укучыларның наркотик матдәләр куллануын ачыклау максатыннан район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Ф.Сәлимов кушуы буенча Мөслим районы мәгариф идарәсе тарафыннан белем бирү учреждениеләренең югары сыйныф укучыларыннан аноним рәвештә анкета тутыртылды.

Анкета тутыруда 700ләп укучы катнашты. Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 8-11 сыйныф укучыларының күпчелеге тормышта наркотиклар белән очрашмаган, аларны кулланып карамаган һәм аларга наркотик матдәләрнең кайда сатылуы билгеле түгел.

Шуның белән беррәттән анкетада катнашучы 6 укучының Мөслим районындагы танышлары арасында наркотик матдәләрне даими кулланучы затлар булуын күрсәтүе борчуга сала. Шул ук сандагы укучылар районда наркотиклар алу мөмкинлеге булуын да күрсәтте.

Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдәләр реализацияләү фактлары ачыкланмады. Бу әлеге юнәлештә эшнең тиешенчә башкарылмавын күрсәтә.

Район прокуратурасының пресс-группасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев