Нарат Асты – туган төбәгем
Беркөнне, хәл белергә баргач, сеңлем: “Бер җыр тыңлатам әле сиңа”, – дип, телефонын алдыма китереп куйды. Ватсап дигәннәренә көненә әллә ничә җыр, ничәмә-ничә хәбәр, видеоязмалар килеп тора бит. Монысы да берәр “мөгезле” нәрсәдер инде, ярар, күңелең булсын, карап карыйк, дигән кыяфәт чыгарып, җыр тыңларга әзерләндем. Әмма күзем каршыда эленеп торган телевизор экранында, анда мин яратып карый торган совет чоры фильмын күрсәтәләр иде.
Шулай да күз телевизорда, колак телефонда дигәндәй... Бервакыт колагыма Нарат Асты, Зәйни болыннары, Ур күле дигән сүзләр чалынып алды. Бәй, бу җыр безнең авыл турында түгелме соң?! Без бәләкәй чагында уйнап үскән Зәни пае, Зәйни болыны...
Нарат Астын
күрдем төшләремдә,
Чишмәләрдән урап
кайтканым.
Зәйни болыннары уртасыннан
Яшьлегемне эзләп тапканым.
Язын, җир кардан ачылуга, авылның әрәмәлек ягындагы Зәйни пае (халык Зәйни бае дип йөртә) бала-чага тавышыннан, чыр-чуыннан гөр килеп торыр иде. Аеруча безнең түбән оч балалары үз итә иде Зәйни баен. Әти-әниләрдән, уйнап вакытны бушка үткәреп йөрисез шунда, дигән шелтәне ишетмәс өчен, кыш буе абзарда ятып иреккә сусаган сарыкларны да үзебез белән алып төшәбез болынга. Сарык та көтәбез үзебезчә, уйныйбыз да. Учак ягып, аның көленә бәрәңге күмәбез, үзебез белән алып килгән йомырка, сөт, ипиләребезне уртак табынга куеп сыйланабыз.
Зәйни баеның уртасындагы уйсулыкка һәр елны кар суы җыела. Башбаштаграк малайлар була һәр авылда. Бездә дә бар иде андый ташбашлар. Шуларның берсе әлеге “күл”дә чирканчык алмый калмый иде. Күке кычкырганны да көтү юк. Беренче булып су керү, Зәйни баендагы “күл”нең температурасын билгеләп чыгу малайларның дәрәҗәсен генә арттыра, икенче язга кадәр сөйләрлек сүз була иде. Ни гаҗәп, ул малайларның берсенең дә авырып ятканнары булмады.
Сабантуйлар җитсә, Зәйни бае кичке Сабантуйдан гөрләп торыр иде (элек безнең авылда Мөслим сабантуеннан соң кичке мәйдан була иде). Сабантуйга бара алмый калган олысы-кечесе, яше-карты, җыелышып мәйданга төшә, иркенләп бәйрәм итә иде. Җыр-бию, гармун тавышлары ярты төнгә кадәр яңгырап торыр иде.
Данлыклы Ур күле (Урау күл) тагын. Чиста, йомшак суы белән истә калган. Без, кызлар, анда кер юарга төшәбез. Керләрне юып, чирәмгә җәеп киптереп кайтабыз. Керләр кипкән арада су кереп чыгабыз. Кышларын күл өсте тулы балыкчы булыр иде. Бәке тишеп, көне-төне балык тотар иде авыл халкы. Һәр елны ташу сулары кереп (ташу суы хәтта ындыр түренә кадәр килеп җитә иде), күл чистарып кала, балыкка байый. Җәй буе да балык тотып рәхәтлән генә!
Ур күленең иркен суларында
Колач җәеп йөздем, армадым.
Синнән башка
матуррак җирне,
Туган авылым, таба алмадым.
Беренче карашка мин кырыс, каты кешегә охшаган. Тиз генә, теләсә кемгә ачылып та китә алмыйм. Әмма миннән дә сентименталь, җебегән, елак кеше бар микән тагын! Шул җырны тыңлаганда, күзләремнән сыгылып-сыгылып яшь акты. Югыйсә, гап- гади шигырь юллары, көе дә... Нәрсәсе белән шул кадәр җебетте соң әлеге җыр минем ише томса бәндәне?! Балачак, яшьлекнең мәңге әйләнеп кайтмаслык мизгелләреме... Туган җир, туган авыл, туган нигез дигән изге төшенчә, син мине онытып барасың бугай, онытма, дип күңелнең бер кылын тибрәттеме... Авылымның үтә гади, кешелекле апа-абыйлары, әби-бабайларның, без дә бар идек бит бу дөньяда, дигән шикелле күз алдымнан бер-бер артлы үтүеме... Әлеге җыр, чыннан да, туган җир, туган авылның, туган нигезнең башка берни белән дә чагыштырмаслык дәрәҗәдә газиз булуын тагын бер кат искә төшерде.
Җырның авторы – районыбызның Яңа Карамалы авылыннан Ләйлә Кәрамова- Солтангалиева икән. Ул Азнакай районы Актүбә поселогында инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Җырны Нарат Астында туып-үсеп, бүгенге көндә Мөслимдә яшәүче Мирзаян Кадыйров заказ биреп яздырган. Мирзаян үзе дә бик матур җырлый, балачактан ук сәхнә тоткан егет. Авторлар аңа әлеге җырны башкару хокукын да биргәннәр. Авыл халкы исеменнән җыр авторларына, Мирзаян Кадыйровка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Мирзаянның исәбе – җәйгә шушы җырга клип төшерү дип тә ишеттек әле. Афәрин, Мирзаян! Синең кебек үз авылын чын күңеленнән яраткан, туган авылының чын патриоты булган егетләр барында авыллар яшәр әле!
Бер җыр яздым әле.
Туган авылым,
Туган якка булсын бүләгем.
Матурлансын, яңарышлар
телим,
Нарат Асты, туган төбәгем!
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.
Тегермәнлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев