Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Намус”ның намусы бармы яки автомобиль юлларының торышы өчен кем җавап бирә?

Мөслим-Әлмәт юлыннан көненә әллә ничә мәртәбә узам. Трассадагы пычрак балчык, машина тәгәрмәченә уралып, юл кырыена ук өстерәп алган чаклар да булды.

Ул басудагы саз чиста асфальт өслегенә чыгарга тиеш түгелдер бит инде! Авария була калса, кеше гомерләре белән уйныйлар бит! - дип ачынып шалтыратты Мөслимнән Фирдәвес Гарипов исемле шофер.

Ничәмә-ничә млн сумнар түгеп салынган асфальт юлларның чисталыгын, төзеклеген күпме генә сакларга тырышма, аны пычратучы, җимерүче барыбер табылачак шул. Бүгенге көндә Әлмәт-Мөслим юлының 55-57 километр аралыгы һәм Әлмәт-Мөслим-Атлас юлы басу пычрагыннан гына тора, дисәк тә, хата булмас.

- Әлеге автомобиль юллары участоклары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә бөтенләй җавап бирми. Юлда хасил булган пычрак балчык өемнәре, юеш ком катнашмасы машина йөртүчеләргә зур куркыныч тудыра. Бу юллардан укучылар йөртүче мәктәп автобусларының да узуын да онытмаска иде, - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Әлеге юл участокларын тикшергән вакытта, басу пычрагын юлга "Намус" агрофирмасының йөк машиналары алып чыгуы ачыкланды. Агрофирма басуларыннан шикәр чөгендере ташучы машина хуҗаларына юлга пычрак алып чыккан өчен Мөслим ДАИ хезмәткәрләре, 500 сумнан алып, 7 мең сумга кадәр административ штраф түләү турында барлыгы 32 (!) карар чыгарса да, тәртип бозу һаман дәвам итә.

- Юлда авария хәлен тудыручы бу хәлләр шикәр чөгендере үстергән агрофирма җитәкчелегенең эшне тиешенчә оештырмавыннан килеп чыга. Җитәкчелек басудан чөгендер ташучы машиналар өчен автомобиль юу җайланмасы, чистарту корылмасы булдырырга бурычлы. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә Әлмәт-Мөслим юлының Атлас участогы буенча килеп туган проблемага, ягъни юлга пычрак чыгаруга нокта куелды, - ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илнар Сәйфиев. Комиссия карары буенча "Намус" агрофирмасы директоры Ф. Гыйрфановка, асфальт юлга зур күләмдә пычрак чыгарганы өчен, йөк машиналары тәгәрмәчләрен юу-чистартуны оештыру һәм йөк автотранспорты тәгәрмәчләрен чистарту өчен100-200 метр арага вак таш салу таләбе җиткерелде.

ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан салынган штраф суммасының әллә ни зур булмавын сәбәп итепме, басу пычрагын машина юлына алып менүче йөк машиналары саны кимеми. Хәтерлим әле, редакция заданиесе буенча Баек ягына барганда, Бакалыдан кайтып баручы "КамАЗ" машинасының шактый өлкән яшьтәге шоферын ДАИ хезмәткәре, тәгәрмәчләреннән пычрак коелып барган өчен туктатты. Һәм пычранган юл участогын себерттерде. Өстәвенә шоферга штраф та салды әле. Ә бу язмада телгә алынган агрофирма җитәкчелеге, өч дистәдән артык штраф салынуга карамастан, юл бүгенгәчә чистартылмаган! Кешенең намус эшедер инде бу!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев