Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Намуслылар булдыра!

"Намус" агрофирмасы басуларына барган саен, эшнең оешканлыгына, берсеннән-берсе куәтле чит ил техникаларында эшләүче егетләрнең бердәм, дус булуларына хәйран калып кайтам.

Биредәге басулар кырмыска оясын хәтерләтә. Бер башта игеннәрне җыйсалар, басу-кырларның икенче башында инде җир эшкәртәләр, көзге культуралар чәчәләр.
- Бүген һәр участокта эшебез оешкан төстә һәм технологик срокларда башкарыла икән, бу - агрофирмада хезмәт куючы барча эшче-хезмәткәрләрнең уртак тырышлыгы. Урынбасарым Равил Әхмәтов, баш агроном Эмиль Кәшәфетдинов басудан кайтып кермиләр. Ә механизаторларыбыз, һәр эшне белеп, төгәл башкарулары, хезмәтне яратулары белән аерылып тора. Бүген бөртеклеләрне җыюны төгәлләп киләбез. Көзге бодайның гектар биреме 40 центнер тәшкил итте. Тиздән шикәр чөгендерен алуга керешәчәкбез, уңышы да яхшы булыр, дип көтәбез. Әлеге кыйммәтле культураны вакытында җыеп алу өчен техникаларыбыз да, механизаторларыбыз да җитәрлек, - ди агрофирманың генераль директоры Фәрит Гыйрфанов.
Намуслылар уңган хезмәтчәннәре белән хаклы горурлана. "Джон дир" тракторларында ашлык ташучы Метрәй егетләре, бертуган Сиринь һәм Айдар Шәйгәрдановлар да (рәсемдә) мактаулылар арасында.
- Шәйгәрдановларга бар эшне дә ышанып тапшырабыз. Яңа техникаларны да бик тиз үзләштерделәр. Карусыз булулары, һәр эшне төгәл башкарулары белән аерылып торалар. Техникалары да һәрвакыт каралган, төзек. Булдыралар егетләр, - ди генераль директор урынбасары Равил Әхмәтов.
Агрофирмада 6 мең гектарда чәчелгән көзге бодай культурасын җыю төгәлләнгән, 1300 гектарда чәчелгән язгы бодай басуында да урак ахырына якынлаша. Язгы бодайның һәр гектарыннан 29 центнер уңыш алганнар. Басуда сигез комбайн эшли. Шушы көннәрдә намуслылар 5135 гектарда үстерелгән шикәр чөгендерен алуга керешәчәкләр. Моның өчен 5 "Амити" тагылма комбайны, сабак ургыч 3 тагылма агрегат кайтарылган. Бүгенге көндә техникаларны көйләү һәм сынап карау бара.
Агрофирма басуларында бер үк вакытта җир эшкәртү, көзге чәчү дә дәвам итә, 411 гектарда рыжик чәчелгән. Көзге бодайны 1600 гектарда чәчү планлаштырыла, аның 1480 гектарын җир куенына иңдергәннәр инде.
Бүген намуслылар куйган максатларга ирешеп эшлиләр. Юкка гына, агрофирмага исем дә "Намус" дип куелмаган бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев