Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Намус”та эш чиратка куелмый

"Намус" агрофирмасында урып-җыю эшләре тәмамлану алдында. 6000 гектарда үстерелгән көзге бодай, 200 гектарда чәчелгән көзге рыжик культуралары алынып беткән инде.

Көзге бодай һәр гектардан 40 цетнер уңыш биреп куандырган. Бүгенге көндә 1300 гектар мәйдандагысабан бодаен җыю бара. Агрофирма хезмәтчәннәре 5131 гектарда чәчелгән шикәр чөгендерен алуга 15 сентябрьдә керешәчәкләр. Чөгендер алу өчен 5 тагылма комбайн һәм сабак уру өчен 3 тагылма агрегат кайтарылган. Агрофирмада киләсе ел уңышына нигез салу да бара. 411 гектарда рыжик, 1600 гектарда көзге бодай чәчелгән. Агрофирма кырларында көн саен 60 ка якын кеше хезмәткуя, ике дистәдән артык техника эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев