Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Намус” агрофирмасы бөртеклеләр җыюны төгәлләделәр

“Намус” агрофирмасында быел 2750 гектарда – арпа, 411 гектарда – рыжик, 2500 гектарда – көзге бодай, 2949 гектарда язгы бодай үстерелде.

“Намус” агрофирмасында быел 2750 гектарда – арпа, 411 гектарда – рыжик, 2500 гектарда – көзге бодай, 2949 гектарда язгы бодай үстерелде. Бөртекле культураларның гектар биреме уртача 35 центнер тәшкил итте. Урып-җыюга намуслылар иң беренчеләрдән керешкәннәр иде. 29 август көнне алар, шулай ук беренче булып, бөртеклеләр җыюны төгәлләделәр. “Шундый уңган, тынгысыз һәм тырыш комбайчыларыбыз, механизаторларыбыз  булганга куйган максатларга ирешә алдык. Уңыш өчен көрәштә алар сынатмадылар. 10 сентябрьдән 4808 гектар мәйданда үстерелгән шикәр чөгендерен җыюга да керешәчәкбез. Бу егетләребез әлеге культураны җыюда да эшләячәкләр. Чөгендер җыюны да вакытында төгәлләрбез, дип ышанам”, – ди “Намус” агрофирмасы директоры урынбасары Равил Әхмәтов. 
Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев