Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Намазның сәламәтлеккә файдалары

Мөселман кешесе намаз укый, чөнки ул – Аллаһы Тәгаләнең кушканы. Аллаһы кушканнарында күп хикмәт һәм файда бар һәм Аның тыйганнарында да, хакыйкатьтә, күп зыянлы нәрсәләр күрсәтелә. Бу файдаларның һәм зыяннарның бер өлешен медицина фәне дә раслады инде. Ислам тарафыннан кеше сәламәтлегенә күрсәтелгән игътибар бүтән бер диндә һәм тәгълиматта да юк. Динебез гыйбадәтләрнең беренчеләреннән булган намазны тормышыбызның ахырына кадәр үтәргә куша. Намаз укучы кеше, һичшиксез, сәламәтлегенә дә зур файда китерә

Намазның сәламәтлекне ныгытучы кайбер яклары түбәндәгеләр:
1. Намаз вакытында ясалган хәрәкәтләр салмак һәм йөрәкне ардырмыйлар, көннең төрле вакытында ясаганлыктан, кешегә һәрчак уяу торырга ярдәм итәләр, күңелне күтәрәләр.
2. Көненә дистәләрчә мәртәбә башын җиргә игән – сәҗдә кылган кешенең миендә кан даими рәвештә һәм күп күләмдә йөри. Ми күзәнәкләренең яхшы туклануы сәбәпле, намаз укучыларда хәтер һәм шәхес бозылулары сирәк очрый. Мондый кешеләр сәламәтрәк яшәү рәвеше алып баралар һәм медицинада «деменция» дип аталучы җиңел акыллылык авыруына бирешмиләр.
3. Намаз укучыларның күзләрендә, даими иелү нәтиҗәсендә, кан йөреше активлаша. Шуңа күрә күз эчендәге басым күтәрелми һәм күзнең алгы өлешендә дымның даими әйләнеше тәэмин ителә. Бу катаракта авыруыннан саклый.
4. Намаз барышындагы изометрик хәрәкәтләр ашказанында ризыкның яхшы эшкәртелүенә һәм үтнең нормаль бүленүенә ярдәм итә. Моның белән үтнең үт куыгында җыелуы туктатыла, ашказаны асты бизе нормаль эшли башлый, бу эч катуларны булдырмауда зур роль уйный. Бөерләр селкенгәнгә, анда ташлар җыелмый һәм сидек юллары чистара.
5. Биш вакыт намаздагы ритмик тән хәрәкәтләре артроз авыруын булдырмый һәм буыннарда утырган тозларны эретә, физик хезмәт белән сирәк шөгыльләнгән кешеләрдә кан тамырларының томалануын булдырмый. Буыннарның һәм тамырларның яхшы эшчәнлеген тәэмин итә.
6. Тән сәламәтлеге өчен чисталыкны сакларга кирәк. Тәһарәт һәм госел – рухи һәм физик чисталык. Намаз – чисталык чагылышы. Чөнки физик тән пакьлеге булмыйча, намаз уку да мөмкин түгел. Гыйбадәтләрне төгәл үтәүче кеше пөхтә һәм чиста була.
7. Профилактик медицинада билгеләнгән вакытларда ясалган тән хәрәкәтләре зур мәгънәгә ия. Намаз вакытлары – кан йөрешенең яңаруына һәм сулышның яхшыруына иң туры килә торган вакытлар.
8. Намаз – йокыны тәртипкә салуның беренче элементы. Сәҗдә вакытларында хәтта тәндә җыелган статик электрик тогы да чыгып китә. Шулай итеп тән рәхәтләнеп кала. 
Сәхифәне Әлфинур Ногманова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев