Музейда мөслимлеләрне яңа күргәзмәләр көтә
Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда Совет чоры һәм заманча Мөслим заллары яңартылды. Район бюджеты хисабыннан музей заманча җиһазлар белән баетылды. Совет залы үз эченә 1917-1991 еллар тарихын алган.
Биредә әлеге чордагы үсеш-үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Заманча Мөслим залында мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлекләре, авыл җирлекләре эшчәнлеге белән танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев