Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим Сабантуйга әзер!

Быел Мөслимдә татар авыллары федераль Сабантуе уза.

Узган шимбәдә районыбызга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм аларның урынбасарлары, ярдәмчеләре килде. Кунаклар татар авыллары федераль Сабантуена әзерлек белән танышты, бәйрәм үтәсе мәйданда эш барышы белән кызыксынды.
– Узган ел Мөслимгә бөтен Россиядән җыелган авыл эшмәкәрләрен  алып  килгән идек. Алар район үсеше, халыкның яшәеше белән танышып, Мөслимгә сокланып киттеләр, – ди Бөтендөнья  татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров. – Без бер ел эчендәге  үзгәрешләрне  күреп гаҗәпләндек. Зур масштабта татар авыллары федераль Сабантуена әзерлек бара. Бу эштә һәркемнең катнашуы сизелә. Районның бүген үк Сабантуен үткәрү мөмкинлеге бар. 
Федераль Сабантуйга әзерлек милли бәйрәмебезнең Мөслимдә үтәчәге билгеле булу белән башланды. Ык буе әрәмәсе чистартылып, элек ташландык хәлдә булган 60 гектар мәйданда төзелеш эшләре барды. Сабантуй булачак мәйданда 10 мең кеше сыйдырышлы зур амфитеатр һәм 5 мең кешегә исәпләнгән кече амфитеатр, ипподром эшләнде. 
Яктырткычлар  урнаштырылды. Сәүдә мәйданчыклары, алты сәхнә эшләнә, күргәзмә мәйданчыклары ясала. Биредә бүген төзекләндерү, буяу эшләре бара.
Татар авыллары федераль Сабантуе беренче тапкыр  Татарстан  җирлегендә  – Мөслимдә узачак. Бәйрәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап үткәрелә.
– Читтә яшәүче татарлар быелгы  бәйрәмне “Чын татар Сабантуен ничек  уздырырлар?” дип көтәләр, – ди Ринат Закиров. – Сабантуй мәйданының урыны  да  матур:  җырларга кергән Ык буенда уза. Киләчәктә биредә  Россия күләмендәге  чараларны үткәрергә мөмкин булачак. 
Район башлыгы Рамил Муллин да шушы фикердә. “Киләчәктә биредә ел саен Мөслим җыены үткәрү идеясе бар. Бу бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә төрле фестивальләр, җыеннар, татар ярминкәләре оештыру өчен махсус урын булачак”, – ди ул.
Татар авыллары федераль  Сабантуеның төгәл  датасы  билгеле түгел. Коронавируска бәйле ул әлегә кичектерелә. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров сүзләренә караганда, бәйрәм быел җәй узачак.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев