Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муса Җәлил хөрмәтенә аталган " Аэрофлот» самолеты Казанга беренче рейс ясады

Һава судносының һәр пассажирына Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»дигән шигырьләр җыентыгы бүләк ителде.

Бүген Казан халыкара аэропортында «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Airbus А320 самолетын тантаналы рәвештә каршы алдылар. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Муса Җәлил-ул Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен илебез Герое. Аның батырлыгы мәңгелек булачак. Бүген, 24 июньдә, 75 ел элек булган кебек үк, без Җиңү Парадын уздырдык. Мондый көнне бу самолетның бирегә килүе бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов. 
Беренче рейс пассажирлары арасында Казанга РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, шулай ук Муса Җәлилнең балалары һәм оныклары килде. Пассажирларны Казан танк училищесы оркестры каршы алды, ул Салих Сәйдәшев маршын башкарды. Һава судносының һәр пассажирына Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»дигән шигырьләр җыентыгы бүләк ителде.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/24-06-2020/nazvanyy-v-chest-musy-dzhalilya-samolet-aeroflota-sovershil-pervyy-reys-v-kazan-5751893?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев