- Мунча себеркесен каен агачы ботакларының иң башындагы яфрагы башкалары зурлыгында булгач җыярга кирәк, әлегә ул кечкенәрәк. Июль айларының урталарына өлгерер дип уйлыйм. - ди Рашат. - Яфракның зурайганын көтмәсәң, ул кипкәч куырылып килә дә коела. Себеркегә дигән ботакларны 12-20 еллык каеннан җыям. Һәр агачтан берничә генә ботак алам. Аларның да матурларын, берничә ботакчык чыгарганын сайлыйм. Алып кайтуга ук бәйләп куймыйм, югыйсә аның эче яхшылап кипмәскә, күгәрергә мөмкин. Караңгы урынга көлтәсе белән генә дүрт-биш көнгә киптерергә куям. Аннары, өстен бастырып, салкынча караңгы урынга алып куям. Алмагач, карлыган, миләш, баланның кирәкмәгән, калынрак ботакларын да кисеп алып киптерәм. Ромашка, бөтнек, мәтрүшкә, меңъяфрак үләннәрен, имән, өрәңге агачы ботакларын кыстырып бәйлим. Өлгергән берсен җыеп киптереп барам.
Себеркеләрне исә көз җиткәч, октябрьләрдә генә бәйли икән. Бер себерке бәйләү өчен ярты сәгать вакыты китә. Көненә унлап себерке әзерли. Аларны да, үзе әйтмешли, аппетиты килгән саен, телевизор карый-карый гына бәйли. Сихәте булсын өчен, догалар да укып куя икән. Шул рәвешле, бер елга өчәр йөз себерке әзерли. «Аларның яртысын үзем кулланам, мунчаны бик яратам, көн дә диярлек ягабыз», -ди. Калганын бүләккә, күчтәнәчкә бирә, кибеткә сатарга куя.
Рашаттан себеркене дөрес итеп пешерү серен дә сораштым.
- Газ өстендә суны кайнатам да тазга салам. Шуңа себеркене батырып, өстен каплап, ун минут төнәтәм. Башта шуның исен иснәп утырасың, суын таш өстенә дә сибәсең. Мунчага хуш ис тарала. Себерке төнәткән су белән авызымны да чайкыйм, өстемә дә коям. Тулы бер сәламәтләнү процедурасы була инде. Шыбыр тиргә батып чабынгач, кышын тәнемне кар белән ышкыйм, җәен салкын су белән коенам. Мунчадан чыккач, төрле үләннәрдән кайнаткан чәен дә эчәбез. Бигрәк тә иван-чәйне яратабыз. Бездә үскән һәр үләннең сихәте бар, куллана белергә генә кирәк, - ди мунча яратучы Рашат.
Нет комментариев